Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Туганнарга киңәш

шигырь

Кан-кардәш дуслыгын,
Туганнар шатлыгын,
Бир, Ходай, гомергә сакларга.
Әткәй-әнкәй йортын,
Изге нигез ташын
Тырышмагыз читкә ташларга.
Җан җылысы булсын,
Йөзләр көлеп торсын,
Туганнар җыелган чакларда.
Гомердән-гомергә
Яшикче гел бергә
Дус булыйк, сер бирмик ятларга.
Уфтанмыйк үткәнгә,
Шатланыйк гел бергә
Яшәгәнгә тату дөньяда.
Маңгайда сыр артсын,
Чәчләр дә агарсын,
Балкып яшик тату булганга.
Авылның урамын,
Табигать муллыгын,
Хәтер сандыгында саклыйк без.
Яшьлек юлыбызда
Кылган ялгышларны,
Кичереп, дусларча калыйк без.
Анастасия Усачева

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев