Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Туган авылы якын һәркемгә

Сәхифәбездә газета укучыларыбызны районыбызның керәшен авыллары белән таныштыруны дәвам итәбез. Чиратта Кече Җирекле һәм Балчыклы авыллары.

Кече Җирекле — шәһәдән 11 чакрым ераклыкта урнашкан авыл. Аның турында 1678 ел язмаларында язылган. Авыл халкы гомер-гомергә игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнә. Авылда 1870 елда су тегермәне булуы хакында әйтелә, 1893 елдан миссионерлар мәктәбе эшли. 

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухрау волосте үзәге булып тора. 1920 елдан — Минзәлә, 1922 елдан — ТАССРның Чаллы кантоннары составында. Ә 1963 елдан Чаллы районы, 1965 елдан Түбән Кама районы составында теркәлә, Каенлы авыл җирлегенә карый. 

Бүгенге көндә авылда клуб, часовня бар. 

Балчыклы — Түбән Кама шәһәреннән 7 километр ераклыкта табигатьнең бик матур урынына урнашкан авыл. Кемнәр Келәтле авылына суга йөри, алар сүзебезнең дөреслеген раслар. 

Балчыклы авылына XVIII гасырда нигез салына. Авыл халкы элек-электән игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 2 су тегермәне булган.

Авылның исеменә килгәндә, риватьләрдән күренгәнчә, бик элекке заманнарда бу якларга калмыклар килеп чыккан дип сөйләнелә. Үз илләрендәге шикелле, казык кагып, читән тотып, аны балчык белән сылап, торыр урын әзерләгәннәр. Шул халыктан авылга «Балчыклы» исеме бирелеп калган, имеш... 

Авылда тагын «Арбуз чишмәсе» нең тарихы да кызыклы. Авылның керәшен иратлары, кемнең нәрсәсе бар шуны алып, ашлыкка алмаштыру өчен Сарман ягына чыгып китәләр. Бара торгач, Бакалы тирәсенә җитәләр. Анда яшәүчеләр юлчыларның кайдан килүе белән кызыксыналар. Балчыклыдан икәннәрен ишеткәч, «без шунда яшәдек, чишмә суы арбуздай тәмле иде, үкенечебез — шул чишмә калды», — дип әйтәләр. Шул вакыттан алып, балчыклылар үз чишмәләрен Арбуз чишмәсе дип йөртәләр... 

Бүгенге көндә авыл Шәңгәлче авыл җирлеге составына керә. Балчыклыда клуб, музей, библиотека, Изге аппостоллар Пётр һәм Павел исемнәре белән аталган чиркәү бар.

 

Олы көн уңаеннан

21 апрельдә Халык иҗаты йортында Түбән Кама шәһәре «Керәшен» милли мәдәни җәмгыяте «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең 30 еллык юбилеена багышланган Олы көн бәйрәме уздыра. 

Бәйрәм программасында: «Сүрәкә» фольклор ансамбленең отчет концерты. Шулай ук концертта Түбән Кама районының керәшен фольклор ансамбльләре дә катнашачак. 

17.00 сәгатьтә, концерт алдыннан, фойеда «Туганнарның ачык йөзләре» дип исемләнгән фото-күргәзмә эшләячәк, осталык дәресләре, халык уеннары, биюләр оештырылачак. Кичә 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

 

Керәшен дөньясында

«Мирас» мәдәният йортында «Без яшәгән Җир» концерт программасында «Баш Чишмә» гаилә ансамбле уңышлы чыгыш ясады. 

Әлеге концерт Татарстан Республикасы Милли мәдәният министрлыгының авыл мәдәният учреждениеләре арасында үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы кысаларында узды. 
*** 
Шәһәребезнең 94 нче «Елмаю» балалар бакчасында Пасха бәйрәменә йомырка буяу буенча осталык дәресе үткәрделәр.

Бакчага йөрүче нәниләргә «Керәшен» этномәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Ситдыйкова керәшен халык костюмы, баш киеме һәм Пасха бәйрәме турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм костюмнар турында сорауларга җаваплар бирделәр. 
*** 
Россия Президентының «Мәдәни инициативалар фонды ярдәме» белән Түбән Камада «Керәшен» җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Туганнарның ачык йөзләре» стенд-фотокүргәзмәсе эшләп килә.

Әлеге күргәзмә өлкән буында җылы истәлекләр, хатирәләрен искә төшерсә, яшьләрдә үз тарихына кызыксыну уята. Әлеге күргәзмәдә урын алган фотолар Түбән Кама районы керәшеннәренең костюмнарын һәм көнкүрешен өйрәнгәндә күрсәтмә әсбап булып та тора. 
*** 
Түбән Кама муниципаль районы мәдәният учреждениеләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның фестивале бара. 

Һәр елны оештырылып, инде матур бер традициягә кергән фестивальдә катнашучыларның чыгышларын махсус комиссия бәяли. Алар һәр авылга барып, үзешчән коллективлар чыгышын карап нәтиҗә ясый. Әлеге зур чарадан керәшен авыллары мәдәният йортлары да читтә калмады. Балчыклы, Троицкий авылы үзешчәннәре чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Сәхифәдә кулланган фотолар шәхси архивлардан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев