Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен осталык дәресе үтте

Балалар Пасха — Олы көн, аның үзенчәлекләре, бу бәйрәмгә бәйле йолалар белән таныштылар.

Халыклар дуслыгы йортында «Асыл нәсел» ансамбленә йөрүче балалар өчен осталык дәресе үткәрелде. 

Кызлар һәм егетләр башта Дуслык йортында урнашкан керәшен мәдәнияте музеенда булып, андагы экспонатлар белән таныштылар. «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина аларны керәшен халкының мәдәнияте, тарихы, традицияләре турында сөйләде. Балалар Пасха — Олы көн, аның үзенчәлекләре, бу бәйрәмгә бәйле йолалар белән таныштылар.

Соңыннан бергәләп «Ыру агачы» иҗади остаханәсе җитәкчесе Вероника Иванова (Бурчина) кул астында, Пасха тавыгы тектеләр. Әйе, Пасха тавыгы, әзер өлге буенча киселсә дә, һәр кешенең башкаларныкына охшамаган, үзенчә матур тавык килеп чыккан. Сүз дә юк, бүген кибет киштәләрендә һәр бәйрәм алдыннан бик күп төрле сувенирлар, бәйрәм атрибутлары сатуга чыга. Ә менә инде андый әйберләрне үз кулларың белән ясап куйсаң — бу икеләтә шатлык булачак. Тиздән узачак Пасха бәйрәмендә балаларның үз куллары белән тегелгән бу күркәм эше табын күрке булыр дип ышанабыз.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев