Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Түбән Каманың «Баш чишмә» ансамбленең өр яңа клибы дөнья күрде

Бу җырны Түбән Кама районы Балчыклы авылында яшәүче Вера Петровна Кузнецова үзенең әнисеннән отып калган.

Шушы көннәрдә «Баш чишмә» ансамбленең «Җакын туганнарым җыелган» җырына төшерелгән өр яңа клип дөнья күрде. 

Бу җырны Түбән Кама районы Балчыклы авылында яшәүче Вера Петровна Кузнецова үзенең әнисеннән отып калган. Вера Петровна бу искиткеч моңлы, матур җырны «Баш чишмә» ансамбленә дә өйрәткән. Клипны төшерүне оештыруда Тамара Алексеевна Баһаветдинованың ярдәме зур. Сүз уңаеннан, Түбән Кама керәшеннәре исктикеч бәхетле, аларның һәр башлангычны күтәреп алучы, матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәтүче, һәр чарага килергә вакыт табучы, бервакытта да буш кул белән килмичә бүләкләр алып килүче, милләтпәрвәр Тамара Алексеевна бар. 

«Тормышыбызда башкарган барлык эшләрне без гаиләбезгә һәм әти-әниләребез истәлегенә багышлыйбыз...», — диләр «Баш чишмә» ансамбленә йөрүчеләр.

Фото: видеодан скриншот 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев