Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Түбән кама шагыйрәсе Мария Логинова-Пашина керәшен мәдәнияте конкурсы-фестивалендә җиңү яулады

Ул «Автор-башкаручы. Шигырь» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Балык Бистәсе районы мәдәният йортында халык шагыйре Яков Емельяновның 175 еллыгы уңаеннан «Җәшнә, кояш, җалтыра» дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.

Ул Татарстан мәдәният министрлыгының Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Кичәдә Тамара Баһаветдинова үз якташларын сәламләде, үзенең матур, якты истәлекләре белән уртаклашты, конкурс-фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде. Тамара Алексеевна да Җырчы Җәкәүнең якташы, аларның туган авылы — Балык Бистәсе районы, Алан-Полян авылы. Тамара Алексеевна шушындый әһәмиятле чара оештырган өчен рәхмәтләрен белдерде һәм мәдәният идарәсенә истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Ә инде шагыйрь Я. Е. Емельянов исемендәге «Җәшнә, кояш, җалтыра» керәшен мәдәнияте конкурсы-фестивале җиңүчеләре арасында түбәнкамалы, күпләргә яхшы таныш шагыйрә Мария Логинова-Пашина булуы нур өстенә нур булды. Ул «Автор-башкаручы. Шигырь» номинациясендә (18 яшьлекләр һәм аннан олыраклар) арасында 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

Шәһәрдәшебезгә алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез, иҗат чишмәсе беркайчан саекмасын! e 

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев