Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Төп максат - гөнаһтан арыну

28 ноябрьдә Православие динендә Раштуа уразасы башлана. Ул 6 гыйнварга кадәр, ягъни 40 көн дәвам итәчәк. Аның мәгънәсе – Раштуаны тиешенчә, физик һәм рухи яктан чистарынып каршы алуда.

Бу уразаны шулай ук Филипп уразасы да диләр, чөнки күңелең теләгән нәрсәне ашарга ярый торган соңгы көн – 27 ноябрь – Филипп апостолы көне буларак билгеләп үтелә.

Әмма ураза иттән һәм ир яки хатын белән якынлык кылудан баш тарту гына түгел әле ул. Бу вакытта явызлык эшләүдән саклану, күбрәк яхшылык эшләү, рәнҗемәү, гафу итү, бурычларны түләү, мохтаҗларга ярдәм итү, догалар уку, чиркәүгә еш бару мөһим. Телне «бәйдә» тотарга өйрәнү, сүгенмәү, комарлы уеннарда катнашудан тыелу да зур әһәмияткә ия.

Ураза вакытында Ходай, җанның үлемсезлеге, яраткан кешеләр белән мөнәсәбәтләр, гөнаһлардан арыну турында уйлану файдалы. Дини китаплар уку да яхшы. Әлбәттә, уразаны һәркем тота алмый, әйтик авыр физик эштә хезмәт куючылар, өлкән яшьтәгеләр, авыручылар, сәфәрдә яки хәрби хезмәттә булучылар, йөкле хатыннар һәм кечкенә балалар өчен ул кыен булачак. Шуңа күрә, православие дине бу кешеләргә уразадан тыелып торырга рөхсәт бирә. Әмма югарыда күрсәтелгән рухи кыйммәтләр һәр кеше өчен мәҗбүри икәнен онытмагыз.

Кайбер кешеләргә ит, йомырка, сөт ризыкларын ашамыйча торуны күз алдына китерү авыр. Бу ризыклар кушылмаган ашлар рецептлары да күп. Аларны пешерү өчен вакыт әллә ни кирәкми, тәмле дә була. Сезгә берничә рецептны тәкъдим итәбез.

Минераль су кушып пешерелгән коймак

Мондый коймак нәзек,«челтәрле» һәм иртәнге чәй белән бик тәмле була. Коймакны пешерү өчен 1,5 стакан он, 2 стакан газлы минераль су, 2 чәй кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 5 аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Башта аерым савытка минераль су салабыз һәм болгата-болгата анда он кушабыз. Бу төерчекләр барлыкка килмәсен өчен эшләнә. Шулай ук тоз, шикәр өстибез, иң ахырдан үсемлек мае салабыз, тагын бер тапкыр яхшылап болгатабыз. Камырны 10 минутка калдырып торабыз. Аннары, гадәттәгечә, пешерә башлыйбыз: табага үсемлек мае салып, газга куябыз, кызгач, камырын салып пешерәбез. Мондый коймак бал һәм кайнатма белән, аеруча тәмле була.

Карабодай ашы

Мондый аш өчен 2 бәрәңге, 1 кишер, петрушка һ.б. үләннәр, 0,5 баш сарымсак, 3 баш суган һәм 0,5 стакан карабодай ярмасы кирәк булачак. Кайнап чыккан суга яшелчәләрне, бәрәңге пешкәч, карабодайны салабыз. Пешкәч, тәмләткеч үләннәрне вак итеп турап салабыз һәм кайнатып чыгарып, сүндерәбез.

Караҗимеш салаты

Ак кәбестәнең чиреген вак итеп турап, тоз һәм шикәр комы (1әр аш кашыгы) белән яхшы бутарга, согын сыгарга. Кара җимешне 2-4 сәгать суда тотарга, аннары төшен чыгарып, җимешен вак итеп турарга. Угычтан кишер һәм лимонның яртысын чыгарырга. Барысын бергә бутарга. Теләк булса, салатка бераз тмин салырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев