Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Тарихны саклап калыр өчен

Түбән Камада хәзерге вакытта җиде керәшен ансамбле эшләп килә. Иң яше – «Баш Чишмә» коллективы узган елның октябрендә оештырылган. Аны кайчандыр Чәбия авылында гомер итеп, соңыннан, шәһәр төзелгәч, Красный Ключ бистәсенә күчерелгән әбиләр булдырырга тәкъдим иткән. Җитәкчесе итеп ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Тупаеваны чакырганнар.

– Ул әбиләр миңа «без картайдык, үлсәк, җыруларыбыз бетә бит, өйрәнеп, җырлагыз», дип үтенгәч, мин ризалаштым. Хәзерге вакытта коллективта 42 яшьтән 65 яшькәчә 14 кеше шөгыльләнә. Болар – Чәбия халкының гореф-гадәтләрен дәвам итүче балалары, оныклары, – ди Валентина Владимировна. 
Репертуарда – Чәбия җырулары. Шуларның берсе – рәт көе. Мондый җыруларда керәшен халкының бөтен байлыгы, матурлыгы, тарихы саклана. Кызганычка, алар инде онытылып бара. Ә кайчандыр бер генә туй да, зур бәйрәм дә рәт көйсез узмаган. Бер яктан караганда, бу – бер-берең белән аралашу, икенче карасаң – ихтирам, хөрмәт күрсәтү булган. 
– Минем туем да шулай үтте. Ирем ягы – Чәбиянекеләр, үзем Троицкидан. Табында башта бер як җырлый, аңа икенче як җавап бирә. Текстлары да искиткеч мәгънәле: «Ташлашмыек, туганнар, без ташлашмыек, туганнарын ташлап кем уңган ла, ай кем уңган?!» Туган туганны, күрше күршене белмәгән хәзерге заман өчен бик актуаль сүзләр бит, – дип аңлата Валентина Тупаева. 
Рәт көен аларга ике килендәш Александра һәм Анна Храмовалар өйрәткән. Ансамбльдә шөгыльләнүчеләр башта өйләренә барып өйрәнеп караганнар, телефонга яздырганнар, аннары шуннан тыңлап кабатлаганнар, Храмоваларга яңадан барып, җырлап күрсәткәннәр... 
Бу җыруларны өйрәнер өчен нишләп шулкадәр күп вакыт кирәк икән? Сәбәбе бик гади: һәр халыкның кабатланмас көе, моңы була. Ул сакланып, буыннан буынга тапшырыла. Ә узган гасырның 20 нче елларында югарыдагылар «керәшен милләте юк ул» дип, бу халыкның тарихын, телен, гореф-гадәтләрен сызып ташлаганнар. Балалар патриотик рус җырларын тыңлап үскән. Шулай да, җыруларны балаларына, оныкларына өйрәтеп калдыручылар булган. 
– Дәфтәргә дә карамыйча, күңелдән җырлыйлар бит бу әбиләр. Үзләре әйтүенчә, каннарына сеңгән: эшкә барганда, эшләгәндә, кичен клубларда җырлаганнар. Шуңа да дөрес итеп, бар нечкәлекләре белән башкаралар. Александра Храмованы безнең туйга махсус чакырганнар иде, хәзер ике кызы, оныгы җырлый. Ансамбль кызлары да тырыша, көйне чыгара, – дип мактап алды җитәкчеләре. 
Коллективка исемне Анна Храмова кушкан. Чәбиядәге күмәк хуҗалык исеме «Баш Чишмә» булган икән. Гомумән, бу исемгә дә зур мәгънә салынган. Тирә-яктагы чишмәләрнең иң олысы шәһәребезнең Урман урамында урнашкан, Красный Ключ бистәсендә дә чишмә бар. Димәк, ансамбль үзе дә чишмә кебек озын гомерле, саф, матур тавышлы булырга тиеш.  
Коллективның үз урыны әлегә юк, шуңа да репетицияләр Халыклар дуслыгы йортында да, «Мирас» мәдәният йортында да уза. Беренче тапкыр чыгыш ясаганда киемне арендага алып торганнар. Хәзер сәхнәгә хәйрияче Геннадий Муллин тырышлыгы белән тектергән күлмәкләрне киеп чыгалар. 
«Баш Чишмә»леләр «Лейся песня на просторе», «Верую», үзешчән ансамбльләр бәйгесе һ.б. конкурсларда катнашырга өлгергәннәр; Җөридәге «Питрау»га, Азнакайның «Чатыр тавы»на барып кайтканнар. Иң авыр имтихан – чәбиялеләр алдында чыгыш ясау булган. Әмма юкка борчылганнар, тамашачылар бик канәгать калган, хәтта елаганнар, ди. Ә бу иң-иң зур бәя. Ансамбльдәгеләрнең җырлавын ишеткән Тамара Баһаветдинова да үзләре янына барып: «Булдырасыз, кызлар. Һәркайсыгыз үз урынында!» – дип мактаган. Түбән Кама сабан туенда Халыклар дуслыгы мәйданчыгы янына килеп, «чәбиялеләр чыгыш ясыймы», дип сорап, җырлатканнар.  
Репертуарда шулай ук урам көе бар. Анысы җиңелрәк. Валентина Владимировна аны тыпырдатып биеп җырларга кирәк, дип саный һәм бию дәресләре дә уздыра. Әмма дөрес итеп тыпырдый белергә дә кирәк икән, аксап түгел, ә керәшенчә, тигез һәм шома итеп. 
– Коллектив көннән-көн үсә, ныгый. Алга таба да эшләп, дәрәҗәсен күтәрергә иде. Кызлар булдыралар! Кирәк чакта, Тамара Алексеевна ярдәмгә килә, киңәшен бирә. Даими баянчы да булса иде! Ансыз бик авыр. Әлегә безгә Семен Гребенщиков һәм Петр Максеев ярдәм итә. Аларга рәхмәт, – ди ансамбль җитәкчесе.
Фото В. Тупаеваның шәхси архивыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X