Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Шәһәрдә кышкы иртә

шигырь

Таң җилләре уянмаган,
Ник селкенсен бер чыбык.
Бар халык эшкә ашыга
Тукталышларга чыгып.
Шәһәр өстен чолгап алган
Зәңгәр төтен, газ исе.
Кеше моңа ияләшкән
Беркемнең китми исе.
Яшь ана буксирга алган
Газиз сабый баласын
Бакчага бара өстерәп
Бала салган чанасын
Айнып та җитмәгән сабый
Татлы таң йокысыннан.
Ни хәл итсен, елый-елый
Язмышына буйсынган.
Ә бер сукбай иртә таңнан
Чүплек актарып йөри.
Пенсионер карт акча эшли
Подъезд төпләрен көри.
Инде күпләр йокламыйдыр,
Кемдер татлы төш күрә.
Бер фатирның балконыннан
Бозау хәтле эт өрә.
Болыт кебек каплап алган
Күкне кара каргалар,
Каркылдашып берөзлексез
Чүплеккә агылалар.
Ата мәче салмак кына
Кайтып килә «этлектән".
Нужасы юк, хәсрәте юк,
Аның бүген эш беткән.
Һәрберсенең үз шөгыле,
Үзгә мәшәкате бар.
Үз урынын тапмый калмый
Дөньяга килгән җаннар.
Никифор Тукмачев

Булат Заһретдинов фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев