Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Шигырь

Покрау

Покрау дигән изге, көзге бәйрәм –
Табигатькә бәйле күренеш:
Төшкә кадәр көз билгесе булса,
Ә төштән соң, кыш килә, имеш.

Кызыл миләш, балан сер бирмичә,
Тибрәләләр җилдән сакланып.
Серләшәләр, әле безгә көз, дип,
Покрау карый безгә сокланып.

Бу бәйрәмне саклый керәшен халкы
«Изге кыз – Мария көне» дип.
Киләчәк буыннар искә алып,
Дәвам итсен, диеп, сөенеп.

Олы Покрау – дини, зур бәйрәм ул,
Яшь әтәчтән аш-су ясала.
Авыл халкы өчен – туйлар чоры,
Кунакка йөрешүләр башлана.

Җимеш пироглары пешерелә,
Эчлекләре – көзге җимештән.
Табигать хәзинәләре ул:
Алма, балан, гөмбә кебектән.

Покрау җитмә, бер дә гаҗәпләнмә,
Ап-ак карлар очып үтсәләр.
Яшел җәйләр, алтын көзләр үткәч,
Җилләр кышка карап иссәләр...
Анастасия УСАЧЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев