Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Рубин туйларын билгеләп үттеләр

«Тормыш итү – диңгез кичү», диләр. Диңгездә тыныч һәм давыллы вакытлар булган кебек, тормышта да гел җай белән генә бармый. «Ә бер-береңә юл биреп, ихтирам итеп яшәсәң, барысын ерып чыгарга була», – дигән фикердә Валентина һәм Василий Степановлар. Быел аларның уртак тормыш коруларына 40 ел тулды.

Алар икесе дә Мамадыш районының Комазан Башы авылыннан. Бер-берсен кечкенәдән үк беләләр, үсә төшкәч, яшьләр йөрәгендә бер-берсенә карата сөю хисләре кабына. Ике ел очрашып йөргәч, гаилә коралар.
Башта колхозда яшиләр, аннары 1984 елда Түбән Камага күченәләр. Икесе дә лаеклы ялга чыкканчы «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә хезмәт куялар: Валентина ашханәдә 32 ел эшли, Василий башта 24 ел – тимерче, аннары тагын 12 ел слесарь-төзәтүче була.
– Ике малай үстердек, биш оныгыбыз бар. Балалар, туган-тумачалар белән еш очрашабыз, барлык керәшен бәйрәмнәрен, туган көннәрне уздырабыз, – ди Валентина Степанова.
40 ел бергә яшәү сере белән дә уртаклаштылар алар: бер-береңне санлап, киңәшләшеп гомер итү мөһим. Бу хакта әни кеше балаларына әйтеп, искәртеп тора.
– Әлбәттә, төрле чаклар була, тик ачу чыкса, юл куя белергә кирәк, – дигән фикердә Василий Степанов та.
Аларга исәнлек-саулык, телибез, балалары һәм якыннары шатландырып кына торсыннар.

Л. Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев