Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр

Олы Аты авылында «Уйнагыз, гармуннар» конкурсы узды. Сәхнәдә җирле талантлар һәм осталар чыгыш ясады. Бәйрәмдә Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов та җырлады. Түбән Камада танылган гармунчы Петр һәм Валентина Максеевлар «Сүрәкә» ансамбле репертуарындагы керәшен җырларын башкардылар. Куркиннар гаиләсенең исә «Ишкәкче»сен залдагылар тын да алмыйча тыңлады. Ә Андрей Трофимов...

Олы Аты авылында «Уйнагыз, гармуннар» конкурсы узды. Сәхнәдә җирле талантлар һәм осталар чыгыш ясады. Бәйрәмдә Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов та җырлады.
Түбән Камада танылган гармунчы Петр һәм Валентина Максеевлар «Сүрәкә» ансамбле репертуарындагы керәшен җырларын башкардылар. Куркиннар гаиләсенең исә «Ишкәкче»сен залдагылар тын да алмыйча тыңлады. Ә Андрей Трофимов «Тәтемәл» көен сыздырып җибәргәч, Байгыл авылы кунагы Аты авылы кызы Маруся сәхнәгә менеп, яңгыратып җырлый башлады. Җырлап биючеләр арасында Лидия һәм Валентина Немцоваларга тиңнәр булмады.
«Кило ярым прәннек» дигән юмор-тамашаны да халык яратып кабул итте. Олы Аты турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Авылдашлар рәхәтләнеп «сигезле», «алтылы» биюләрен искә төшерделәр. Авылыбызның уңган-булган фермерлары дә читтә калмады. Алар күчтәнәч итеп алып килгән «хашлама» ризыгы белән сыйладылар.
Бәйрәм ярты төнгә кадәр дәвам итте. Аны оештыручы Лидия һәм Константин Юмаевлар гаиләсенә авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, уңышлар гына телибез.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X