Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Республика керәшеннәре – Түбән Камада

Халыклар дуслыгы йортында Иван Егоров җитәкчелегендә ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсенең утырышы узды. Әлеге чарада Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Керәшеннәр» этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова һ.б. катнашты. Халыклар иҗаты йортында кадерле кунакларны ипи-тоз һәм керәшен җырлары белән «Сүрәкә» ансамбле артистлары каршы алды. Алар...

Халыклар дуслыгы йортында Иван Егоров җитәкчелегендә ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсенең утырышы узды. Әлеге чарада Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Керәшеннәр» этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова һ.б. катнашты.
Халыклар иҗаты йортында кадерле кунакларны ипи-тоз һәм керәшен җырлары белән «Сүрәкә» ансамбле артистлары каршы алды. Алар өчен биредә экскурсия дә оештырылды: шәһәребездә дус-тату яшәүче һәр милли-мәдәни оешма вәкилләре кунакларны милли костюмнар, халык көйләре белән таныштырды.
«Керәшеннәр» җәмгыяте кабинетында исә керәшеннәр тарихы һәм мәдәнияте музее оештырылган. Биредә милли киемнәр, көнкүреш әйберләре, Түбән Кама керәшеннәре җәмгыяте тарихы урын алган.
Утырышта Айдар Метшин җәмгыять тарафыннан Түбән Камада күп кенә чаралар уздырылуын ассызыклап үтте.
- Түбән Кама - яшь шәһәр, былтыр ул үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте, ярты гасыр элек аны төзүгә 30дан артык милләт вәкилләре көч куйды. Озак еллар шәһәребездә тынычлык һәм бердәмлек - иң мөһим сыйфатлар булып тора. Халыклар дуслыгы йортында барлык милләт вәкилләре дә дус булып яшиләр. Тамара Алексеевна һәрвакыт яңа уй-фикерләр белән яна. Шуларның берсе - төзеләчәк иман йортына нигез ташы салу, - диде шәһәр мэры үз чыгышында.
Җыелышта катнашучыларны Иван Егоров Чистай районы керәшен оешмасына сайланган җитәкче, шул ук вакытта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән җитәкчелек итүче Иван Чурин белән таныштырды.
Утырышта шулай ук ТР керәшеннәре җәмгыяте оешмасының узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Мисал өчен, рес-публикада танылган керәшен галиме һәм укытучысы Василий Тимофеевның 180 еллыгы уңаеннан күп кенә чаралар уздырылган. Түбән Камада да байтак эшләр башкарылды. Шәһәр һәм район күләмендә узган һәр чарада карендәшләребез үз өлешләрен кертә. Фольклор коллективлары концертлар куя. Тагын бер зур вакыйга булды: яңа иман йорты ачылды.
Әмма бүгенге көндә проблемалар да юк түгел. «Туганайлар» керәшеннәр газетасы редакторы Ирина Муллина әйтүенчә, язылучылар саны аз, урнаштырылган мәкаләләрнең мәгънәләрен тискәре якка үзгәртүчеләр дә юк түгел. Әлеге газета - керәшеннәр турында һәм керәшеннәр өчен бердәнбер басма. Утырышта катнашучылар язылучылар санын арттыру буенча ярдәм тәкъдим иттеләр, газетаның интернет-версиясе булуга карамастан, аның кәгазь вариантын да саклап калу турына сөйләделәр.
Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасына быел 25 майда 10 ел тула. Димәк, яңа идарә составын сайларга кирәк. Бу эш 26 майда Казан шәһәрендәге «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә IV отчет-сайлау конференциясендә башкарылачак. Моның өчен җирле бүлекләргә 15 майга кадәр делегатларны тәкъдим итү буенча җыелышлар уздырып, исемлекләрне әзерләү йөкләнелде. Утырышта, шулай ук, Татарстан халыкларының III съездына керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасыннан 14 вәкил дә сайланды.
Мәгълүмат «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев