Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Раштуа – гаилә бәйрәме

7 гыйнвар көнне Олы Аты авылы иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Раштуаны билгеләп узды. Авылдашларыбызның күбесе, 40 көн ураза тотып, бәйрәмне сагынып көтеп алды. Шәһәрдә яшәүче туганнар, дуслар авылга иртәрәк кайтып, мунча кереп, чистарынып, чиркәүгә бәйрәм келәвенә барырга әзерләнде.

Безнең авылда элек-электән бала-чага иртә таңнан өйдән-өйгә йөреп акча җыя иде. Хуҗаларга әбиләр өйрәткән славут җыруларын башкардык. Сүзләрен хәзер дә хәтерлим: «И Христос аллабыз, синең тууың белән дөньяга белем яктысы яшьнәгән. Шул белем яктысы белән йолдызларга табынучылар бер йолдыздан белеп, сине чыңлы кояшы дип килеп баш органнар. Әй Ходай шөкер, сиңа эледәге чактадан гомердән-гомергә амин. Мәңге алла безнең өчен яшь бала булып туган».
Быел да, салкын булса да, бала-чага иртә таңнан – иртәнге сәгать алтыдан йөри башлады. Славут әйтә белмәгәннәр «Бәйрәм белән» дип котлады. Хуҗалар исә балаларны жылы итеп каршы алып, акча һәм тәм-томнар биреп озатты. 
Раштуа – гаилә бәйрәме, шуңа да кешеләр, өстәл көйләп, иң якыннары белән бәйрәм итә. Һәр йорт өстәлендә пилмән, кыздырган тавык, үрдәк ашлары, тәмле-тәмле пироглар булды. Бу бәйрәм көнендә иң изге теләкләр телиләр, бүләкләр бирешәләр. Бәйрәм котлы, дөньялар тыныч булсын иде.
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев