Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Покрау үтте – кыш җитте»

Покрау (яклау, саклау сүзеннән) – Христиан дине буенча, христианнарны Изге Марьям үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче христиан бәйрәме. Бәйрәм көне 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча) уза.

Ул үзе рус телендәге «покров» сүзеннән алынган һәм «каплам», «япма» дигәнне аңлата. Покрау керәшеннәр билгеләп үтә торган 12 бәйрәм рәтендә йөрмәсә дә, зур бәйрәмнәрдән санала. Аның 11 октябрьдә билгеләп үтелә торганы «Кече Покрау» дип атала. Ул көзне озату, кышны каршылау белән бәйле. Бу көнне керәшен өйләрендә алма, балан, миләш, гөмбә һ.б. эчлекле пироглар пешерелә, яшь әтәч ите белән аш-су өлгертәләр.
14 октябрьгә туры килгән Олы Покрау христиан дине белән бергә Константинопольдән килеп кергән. Хәзер Изге Мария җәймәсе көнен (Покрау), көзге кыр эшләре төгәлләнгән һәм көтү кергән көн буларак билгеләп үтәләр. Гомумән, авыл халкы бәйрәмгә кадәр кырга бәйләнгән барлык эшләрен төгәлләп куярга тырыша, чөнки бу көнне «төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана», диләр. Шуңа күрә «Покрау үтте – кыш җитте», ди халык.
Авыл халкы бу вакытта туйлар уздырган. Хәзер исә авылларда сакланып калган матур гадәт бар: Олы Покраудан башлап кунаклар чакыралар. Бу йортка кунак булып җыелган гаиләләрнең һәммәсе дә үзләрен чакыручы хуҗаларны, чиратлашып, өйдән-өйгә кунак итеп йөртәләр. Шулай итеп, авылда кунакка йөрешүче берничә төркем барлыкка килә. Туганлык җепләре буенча бер төркемдәге гаилә икенче төркемгә дә чыгып алырга мөмкин. Покрау көне белән бәйле сынамышлар һәм әйтемнәр халык телендә бик күп:
Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.
Покрауда соңгы тапкыр гөмбә җыялар.
Покраудан терлекләрне абзарда асрый башлыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев