Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Питрау җыеннары якынлаша

Һәр елдагыча, керәшеннәрнең Питрау җыеннарын быел да Кушай авылы башлап җибәрә. Кушай, Балчыклы, Келәтле һәм Олы Атыда уздырылачак бу бәйрәмдә - Питрау себеркесе бәйләү, болын чәчәкләреннән такыя үрү, Питрау чибәрен сайлау кебек, берсеннән-берсе кызыклы ярышлар да оештырылачак. Кушайда - 10 июльдә Кушайның инде унбишенче елын уздырылучы кичке Питрау җыены 10...

Һәр елдагыча, керәшеннәрнең Питрау җыеннарын быел да Кушай авылы башлап җибәрә. Кушай, Балчыклы, Келәтле һәм Олы Атыда уздырылачак бу бәйрәмдә - Питрау себеркесе бәйләү, болын чәчәкләреннән такыя үрү, Питрау чибәрен сайлау кебек, берсеннән-берсе кызыклы ярышлар да оештырылачак.
Кушайда - 10 июльдә
Кушайның инде унбишенче елын уздырылучы кичке Питрау җыены 10 июльдә кичке сәгать 6да булачак. Кушайдагы бу бәйрәмне, ныклы традиция буенча, Виталий Агапов үзенең «Моңлы Чаллы» җыр студиясе чыгышы белән ямьләячәк. Сүз уңаеннан, Питрау җыенын җор сүзләре, дәртле җырлары белән, Виталий Агапов алып барачак. Бу бәйрәмгә хас ярышлар белән беррәттән, соңгы елларда халык яратып өлгергән «тачка белән туйга бару-кайту», балык тоту, күз бәйләнгән халәттә дуңгыз баласын куып тоту кебек шаян уеннар да оештырылачак.
Питрау җыенын оештыру комиссиясе җитәкчесе Владимир Васильев әйтүенчә, милли көрәш унсигез яшькә кадәргеләр һәм олылар арасында аерым үткәрелә. Теләге булган көрәшчеләрнең читтәгеләре дә бил алышуга кертелә. Абсолют батыр исемен яулаучыга зур бүләк -
суыткыч әзерләгәннәр кушайлылар.
Ул, шулай ук, үзләренең Питрау җыеннарына сәүдә белән килергә теләүчеләр өчен махсус урыннар билгеләнеп, электр уты белән яктырту һ.б. өчен розеткалар көйләнеләчәген дә җиткерде. Үзләре сәүдә алып барган урындагы чүп-чарны соңыннан җыеп алу өчен, кибетчеләрнең капчыклар алып килүләре һәм бәйрәм тәмамлангач, ул тирәне җыештырып тәртипкә китерүләре мәҗбүри икәнен дә искәртте.
Балчыклыда - 12 июльдә
Балчыклы авылы үзенең Питрау җыенын 12 июльдә көндезге 11дә уздырырга ниятли. Биредә дә «Озын толым» конкурсы, хатын-кыз көрәше (шаян), таяк тартышу һ.б. бик күп кызыклы уеннар-ярышлар уздырылачак.
Әлбәттә, мәйдан үзәгендә нәни малайлардан алып көчле ир-егетләргә кадәр бил алышачак.
Балчыклыларның Питрау җыенына Казаннан җырчылар Вил Усманов, ИлСаф һәм Лилия Муллагалиеваның, ә Чаллыдан үз төркеме белән Виталий Агаповның килүе көтелә. Шулай ук, Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, җырчылар Галина Сабирова, Руслан Ханов чыгышларын да халык яратып карар.
Олы Атыда - 17 июльдә
Башка еллардан аермалы буларак, быел Олы Аты да авыл Сабантуен түгел, ә Питрау бәйрәмен уздыра: 17 июльдә сәгать 11дә ул барча халыкны үз мәйданына күңел ачарга җыячак.
28 июньдә көндезге 11дә авыл урамы буйлап бизәлгән җигүле ат белән халыктан мәйдан бүләге җыю оештырылачак. Бәйрәмне тирә-күрше авыллардан җыелачак кунаклар сокланырлык дәрәҗәдә үткәрү өчен, Аты кешеләре һәм читтә яшәүче авылдашлары, хәлләреннән килгәнчә, мәйдан бүләге әзерләр дип, өметләнәләр бәйрәмне оештыручылар.
Олы Аты бәйрәменең спонсоры булырга теләүче һәммә кешенең төрле ярышларда, уеннарда җиңүчеләргә атап китерелгән бүләкләрен рәхмәт хисе белән кабул итәчәкләр (белешү өчен, бәйрәмне оештыру комиссиясе җитәкчесе Надежда Замотаеваның телефоны: 8-962-576-48-45).
Олы Аты бәйрәмендә дә мәйдан уртасында милли көрәш булачак. Биек баганага менү, гер күтәрү, чи йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, кузлага салынган бүрәнәне кисү буенча гаиләләр ярышы, керәшеннең рәт җырулары, Питрау себеркесе бәйләү һәм шуңа атап шаян җыр я шигырь уйлап чыгару һ.б. бик күп кызыклы уеннар, ярышлар булачак.
Келәтледә - 18 июльдә
Питрау җыеннары Келәтледә төгәлләнәчәк. Келәтле 18 июльдә көндезге сәгать 2гә читтә яшәүче авылдашларын, күрше-тирә авыл халкын, түбәнкамалыларны үзенең Питрау җыенына чакыра.
Иң зур яңалык: «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле үзенең өр-яңа программасы белән киләчәк! Димәк, Келәтленең Питрау бәйрәменә килүчеләргә «Бәрмәнчек» профессионалларын кул сузымы арадан күрү, җыруларын тыңлау бәхете елмаячак. Республиканың танылган артистлары килүе дә көтелә.
Бәйрәм үзәгендә - милли көрәш булачак, шул исәптән хатын-кызлар арасында да. Быел, беренче мәртәбә, «Иң матур мыек», «Иң озын чәч» конкурслары да уздырылачак. Гармунчылар гына түгел, гомумән, барлык төр халык уен коралларында уйнаучылар да осталыкта ярышачак. Гашыйклар өчен таган да эшләячәк. Башка бик күп төрле уеннарны үз эченә алган бәйрәм соңында халыкны -
төнге учак һәм дискотека (22 сәгатьтә) көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X