Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Питрау көне белән!

Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!

Кояшлы чәчкәле җәйнең кыл уртасында Татарстаныбыз буенча гөрләп узган Питрау бәйрәме белән һәммәгезне тәбрик итәм. Җәйләр сыман ир­кен һәм киң күңелле, җәйге яланнардагы аллы-гөлле чәчкәләр кебек нәфис безнең керәшеннәр бу дөньяга үзгә бер яктылык, яхшылык өсти һәр милләт һәм традицион диннәрдәгеләр белән туганнарча тату яши; илебездә тынычлык-иминлек булсын өчен тырыша.

Киләчәктә дә күп милләтле Татарста­ныбызыны төрле милләтләрнең дуслык йорты итү өчен, безнең керәшеннәр кулдан килгәннең барысын да эшләр дип ыша­нам. Һәм барыгызны да тагын бер мәртәбә узган Питрау бәйрәме белән котлыйм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим. Һәр көнегез Питрау бәйрәме кебек ямьле, табыннары­гыз мул, җаныгыз тыныч булсын.

Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,

Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе

Фото шәхси архивтан алынды. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X