Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Питрау бит ул – җәй яме

Июль – керәшен халкы өчен төрле йола һәм гореф-гадәтләргә бай ай. Шундыйларның берсе – Питрау бәйрәме. Аңа әзерлек алдан ук башлана. Чөнки Питрауга бер атна кала ураза тотыла.

Бәйрәм көне бер дә үзгәрми һәм 12 июльдә билгеләп үтелә. Аңа кадәр керәшен халкы 6 июль – Аграфена Купальница, 7 июль – Иван Купала көннәрен дә бәйрәм итеп үткәрә торган иде. Хәзерге вакытта алары телгә генә алына шул. Аграфена көнендә ел буена җитәрлек итеп мунча себеркесе әзерлиләр иде. Аның белән чабыну өчен кызу итеп мунча ягу гадәте бар иде. 
Иван Купала көнендә дә шундый ук эшләр кабатлана иде. Бу ике көндә яшьләр күмәкләшеп су коену оештыралар иде. Кичен егетләр-кызлар елга буйларында – үзәнлерәк урыннарда учак ягып, биюләр, уеннар оештырып, учак өстеннән сикереп чыгуда көч сынашалар иде. 
Питрау бәйрәме дә, бу атна эчендәге бәйрәмнәрнең барысы да суга бәйләнешле. Чөнки Питрау ул Иисус Коткаручыбызның ике шәкерте – Петр һәм Павелны искә алу көне. Петр балыкчы була. Шуңа күрә күп җирләрдә балыкчылар аны үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп үткәннәр. Петр һәм Павелны ни өчен искә алабыз соң? «Евангелие» язмалары буенча, Петрның апостоллык гомере гаять катлаулы, дулкынландыргыч, фаҗигале вакыйгаларга бай булган. Петр һәм Павелны Рим императоры Нерон әмере буенча зинданда хачка кадаклап җәзалап үтерәләр. Аларның икесенең төрле халыкларга язган хатлары була. Ул хатлар Библия китабына кертелгән.
Питрау көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авыруларың китә, диләр.
Күп кенә керәшен авылларында бу көнне Питрау тәкәсе, корбан чалу гадәте хәзер дә саклана. Бу көнне кыр чәчәкләре белән капка-коймаларны бизәү дә – матур гадәт. Соңгы елларда бу бәйрәмне олылап билгеләп үтү матур гадәт булып яңадан кайта.
Мамадыш районындагы Җөри Сабантуйлары, Түбән Кама районындагы Келәтле, Кушай, Нариман һ.б. авыллар Сабантуйлары моңа дәлил булып тора.

Питрау – җәйнең уртасы ул...
Питрау – җәйнең уртасы ул,
Җанга рәхәт вакытлар.
Тик шунысы гаҗәп менә:
«Кошлар сайраудан туктар».

Бу бәйрәмнең һәр авылда 
Үзенчә бер сере бар:
Яшьләр-кызлар, әби-баба
Кырык төр чәчкә җыяр.

Кичен исә уен-көлке,
Төрле уен болында.
Җыр-бию, гармун моңнары
Яңгырап тора анда.

Олы-коры тәкә суеп,
Бәйрәм ашы пешерә.
Питрау көне бик күңелле
Керәшен булган кешегә.
Анастасия УСАЧЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев