Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Онытырга хакыбыз юк

Олы Аты авылы китапханәсендә «Ак түтиләр» клубының чираттагы җыелышы үтте. Очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен искә алдык. Безнең авылда фронтовиклар күптән вафат булсалар да, күңелләребездә мәңге сакланырлар.

Илебезне дошманнан азат итеп, туган якларга кайткач, колхозда күпме хезмәт куйдылар! Тыл ветераннары турында сөйләгәндә, безгә тәрбия биреп, эшләргә өйрәткән Анастасия Байрашова, Матрёна Андюкова, Анна Смирнова, Татьяна Денисова, Евдокия Шапараева һ.б. зур хөрмәткә лаек авылдашларыбызны искә алу урынлы булыр. Алар бүгенге көндә балалары хөрмәтендә, матур итеп гомер кичерә. Сез күргәнне безгә күрергә язмасын, исәнлексаулык телибез!
Анфиса Байрашова һәм Мелания Меркурьева сугыш вакытында тракторчы булып эшләде. Тракторларын үзләре көйләп, кырларны сукалаганнар. Алар күптән безнең арада юк инде.
Китапханәчебез Лидия Марсовна кара ипине Ленинград блокадасы вакытындагы кебек, һәрберебезгә 125 грамм итеп кисеп куйган. Дөрес, ул михнәтләрне беребез дә күрмәдек, әмма анда җәфа чиккәннәрне искә алдык.
Гомумән, «Ак түтиләр» клубы елдан-ел тулылана, әбиләребез активлаша. Һәр җыелышны түземсезләнеп көтеп алабыз, әби-бабайларыбыз әйтмешли «бер күрешү – үзе бер гомер».
Ирина САДЫЙКОВА.
Фото И. Садыйкованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев