Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Онлайн булса да, бәйрәм итик!

Коронавирус пандемиясе быел Питрау бәйрәменә дә үзгәрешләр кертте – ул онлайн форматта узачак.

Ә бу, кунакка кайтып, иңгә-иң табын артында утырулар, бергә күңел ачулар булмаячак дигәнне аңлата. Ләкин кеше күңеле бәйрәм тели икән, аны берни туктата алмый. Бөек Җиңү бәйрәмен дә, Сабантуйны да он­лайн форматта уздырдык. Инде менә Татарстанда 12-18 июльдә Питрау бәйрәме дә туры эфир­да узачак.

– 12 се көнне ачу тантана­сы булачак, 13 июльдә бәйрәм Мамадыш районында гөрләр, 14 е исә эстафета Түбән Камага биреләчәк. Әзерлек эшләре белән мәш киләбез. Программа бик зур һәм матур, карамыйча калма­гыз, – ди Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе ярдәмчесе Эль­мира Ситдыйкова.

Иртәнге сәгать 10 нан баш­лап, социаль челтәрләрдә Түбән Кама районында узган Питрау бәйрәме турында видеосю­жетлар күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта Олы Аты, Балчыклы, кече Ерыклы, Келәтле авылла­рында, шулай ук Кызыл Чишмә бистәсендә сюжетлар төшерү бара. «Баш Чишмә» һәм «Сер­ле Мәләнчек» ансамбльләре дә клиплар төшергәннәр.

Түбән Камада Питрау көнне җирле керәшен шагыйрьләре белән дә онлайн очраштырыр­га ниятлиләр. Көн дәвамында осталык дәресләре күрсәтеләчәк, мәсәлән, курчак ясарга өйрәтәчәкләр. Шулай ук, Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап төшерелгән фильмнар күрсә-теләчәк. Анда сүз тарихта үз эзләрен калдырган, танылган керәшен шәхесләре турында ба­рыр.

Шунысы да бар, быел «Пи­трау чибәре» бәйгесендә як­ташыбыз Илзилә Григорьева катнаша. Мамадыш районын­да туган кыз хәзерге кавытта шәһәребездә яши һәм укый, «Сүрәкә» ансамблендә җырлый, керәшен яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы. Аңа уңышлар те­либез. Бу бәйге дә онлайн уза.

Кичен исә Түбән Кама керәшен артистлары катнашын­да зур концерт көтелә. Эльмира Ситдыйкова әйтүенчә, барлы­гы Питрау бәйрәмендә 100 дән артык кеше катнашачак. Чара­ларны карау өчен https://vk.com/club13879462 сылтамасы буенча Түбән Кама керәшеннәренең со­циаль челтәрендәге төркеменә керергә онытмагыз.

Лилия Заһретдинова

Эль­мира Ситдыйкова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X