Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Олы Көн белән!

Хөрмәтле түбәнкамалылар, кадерле карендәшләр. Алты атна буе тоткан уразадан соң 2 май көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Олы Көнне билгеләп үтә.

Сезне чын йөрәктән бу бәйрәм белән котлыйм! Олы Көн рухи шатлык тудыра, гаделлеккә ышаныч уята, православие динендәге кыйммәтләрне берләштерә, мәдәни һәм рухи традицияләрне кайтара. Бу көнне куанычлы хисләр белән каршы алыйк – якыннарыбызга игелек кылырга, яратуыбызны белдерергә, күңелебезне сафландырырга тырышыйк.
Олы көн күңелләрне җылытып, тынычлык китерсен. Чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм барлык башлангычларда уңышлар телим. Өегез һәр көнне ямь, җылылык һәм сөенеч белән тулсын. Бер-берегезгә игътибар һәм кайгырту, мәхәббәт һәм тугрылык бүләк итегез.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев