Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Нинди планнар бар?

Яңа ел бәйрәме үтеп тә китте. Түбән Кама керәшеннәре аны ничек каршы алганнар? Яңа елга нинди хыяллар, планнар белән аяк атлаганнар? Бу хакта үзләреннән сораштык.

Надежда Анисимова, «Балчыклы җиңгиләре» фольклор ансамбле җитәкчесе (Балчыклы авылы):
– Әлегә ял итәм. Яңа елны гаилә белән үткәрдек. Балалар кайтты. Мине шатландырып торучы оныгым да бар. Алга таба, беренче чиратта, сәламәтлектә яшәргә язсын. Ирем авырып тора, шуңа күрә аңа саулык телим. Ансамбльгә килгәндә, узган елда матур чаралар узды, Яңа ел концерты, балалар өчен Раштуа чыршысы үткәрдек. Яңа җырлар өйрәнәбез, искечә Яңа елга әзерләнәбез. Аннары киенеп-ясанып, кичке уеннар оештырып, 19 гыйнварга кадәр Нардуганны бәйрәм итәбез. Әлегә шулар.
Виктор Шадрин, «Шинник» спорткомплексының матбугат хезмәте җитәкчесе:
– Яңа ел ялларының бер атнасын Казанда уздырып, туганнарым, дусларым белән очраштым. Аннары Түбән Камага кайттым, кичләрен чыгып, чыршы шәһәрчекләрен карап йөрдем. Киләчәккә планнар зурдан. Узган ел бик нәтиҗәле һәм истәлекле булды, чөнки «На службе спорту» һәм «Данил батыр» исемле ике китабым чыкты. Үзебезнең спорт комплексында узган ярышлар турында язган материалларым «Туган як» газетасында чыгып бара, рәхмәт. «Татарча көрәш» милли спорт федерациясе көрәш турындагы материалларны конкурска да җибәрергә тәкъдим итте. Моннан кала, үземнең  Мамадыш районындагы Колышчы авылы халкы мөрәҗәгате буенча авыл тарихы турында китап язам.  
Никифор Тукмачев, шагыйрь, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы:
– Бәйрәмне өйдә каршыладык. Казаннан балалар кунакка кайтты. 3 гыйнварда бер оныгымның туган көне булды, аны котларга бардык. Аннары Яр Чаллыда булдык. Яллар күңелле үтте. Планнарга килгәндә, шигырь язуымны дәвам итәм. Инде бер китаплык җыелды. Әмма аны чыгарып булырмы-юкмы, белмим. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә катлаулырак шул. Гаиләдә зур вакыйгалар көтелми. Бу яртыеллыкка да «Туган як»ка язылдым, шуңа күрә сезнең белән булам.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев