Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Матурлыкка күмелгән тормыш

Рәссам, металлга бизәк төшерүче Александр Ивановның Казанда үз остаханәсе барлыкка килде. Аңа Мөштәри урамындагы 14нче йортта махсус бүлмә бирелде. Татарстан Язучылары берлеге дә шул ук бинада урнашкан. 42 ел элек очраклы рәвештә Түбән Кама химкомбинатының сәнгать төркеме остаханәсенә килеп кергән Александр Андреевич металлга бизәк төшерү белән мавыгып китә. Шиннар заводында...

Рәссам, металлга бизәк төшерүче Александр Ивановның Казанда үз остаханәсе барлыкка килде. Аңа Мөштәри урамындагы 14нче йортта махсус бүлмә бирелде. Татарстан Язучылары берлеге дә шул ук бинада урнашкан.
42 ел элек очраклы рәвештә Түбән Кама химкомбинатының сәнгать төркеме остаханәсенә килеп кергән Александр Андреевич металлга бизәк төшерү белән мавыгып китә. Шиннар заводында 20 еллап сувенирлар ясый, химкомбинатта эшләп ала. Әмма бүгенге көндә бу - мавыгу гына түгел, ә матурлык дөньясына күмелгән тормыш.
Картиналары тематик яктан шактый аерыла: аларда татар халык әкиятләре геройлары да, фәлсәфи уйланулар да урын алган. Автор әйтүенчә, һәр композиция гаять зур тырышлык таләп итә, аны ясауга ике айдан ярты елга кадәр вакыт кирәк. Картиналары өчен ул бакыр, җиз металлар, шулай ук көмешләү һәм алтынлау алымнарын куллана. Александр Андреевич аларны сатмый һәм бүләк итми. Шулай да сирәк кенә махсус заказ буенча ясый. Мәсәлән, оста Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев өчен сандык ясаган.
Сәнгать әһеленең Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижау, Ульяновск, Октябрьск, Уфа һ.б. шәһәрләрдә 30лап күргәзмәсе узды. 2015 елда эшләре Татарстанның Дәүләт Советында урын алды. Быел 1 мартта Казан Кремле янындагы «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә аның чираттагы күргәзмәсе ачылачак. Аның эшләре ике залда урын алачак.
Фотода: А. Иванов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X