Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Махсус бүләккә лаек булган

Элек-электән кешеләр зур бәйрәмнәр оештырганнар. Әмма бер бәйрәм дә тәм-томнардан башка узмаган. Бу көн уңаеннан пирог пешерү гадәткә кереп калган. Әмма һәр халык аны үзенчә пешергән.

Пирог һәрвакыт кунакчыллык, игелеклелек билгесе булган. Ә төрләренә килгәндә, әче һәм төче камырдан, ачык һәм ябык, төрле формада, зурлыкта, төрле эчлек белән пешерелгән. Ит һәм балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, гөмбә, йомырка эчлек итеп кулланылган. Кайбер хуҗабикәләр бәхеткә юрап, анда я сәдәф, я тәңкә салганнар. Халыклар дуслыгы йортында «Милли пирог» онлайн-конкурсы башланганын язган идек. Анда Түбән Каманың милли-мәдәни оешмалары катнаша. Керәшен җәмгыятеннән бәйгедә Альбина Никитина үз көчен сынаган. Альбина Егоровна бәйгегә юллаган видеоязмада кабак бөккәне пешерү серләре белән уртаклашкан: ул эчлекне ничек әзерләвен, камырга нәрсә кушуын тәфсилләп сөйләгән. Нәтиҗәдә,«Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте махсус номинациягә лаек булган. Котлыйбыз!

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X