Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Кыскача

Чистай шәһәрендә «Возрождение» православ һәм патриотик җыр фестивале узган, дип хәбәр итә Чистай епархиясенең мәгълүмат бүлеге.

Пармен епископы фестивальне хуплаган һәм үзе дә анда катнашкан. Чарада Казан һәм Чистай епархияләренең барлык иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Алар арасында «Сүрәкә» фольклор ансамбле дә булган. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Япониядә керәшеннәр турында китап дөнья күргән.  
«Возрождение этноса в современной России: этничность и религиозно-культурное движение кряшен в современном Татарстане в постсоветский период» дип исемләнгән бу басманы яшь галим, Хоккайдо университетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Япониядә рус теле тәрҗемәчесе булып эшләүче Акира Сакурама язган. Китап нигезендә керәшеннәр турында диссертация эше ята. Ул япон телендә чыккан һәм антропология, динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр. Акира Сакурама республика керәшеннәренә яхшы таныш. Ул бирегә 2003 елда килеп, 10 ел дәвамында тикшеренү эше алып барган. Аннары Япониядә керәшеннәр турында диссертациясен яклаган. («Туганайлар» газетасы).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев