Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бер шәһәрдән – берьюлы ике сылу

Ел саен июль аенда «Керәшен чибәре» бәйгесе үтә.

Конкурста иң сылу, уңган-булган гүзәл затлар көч сынаша. Ә менә быел, барыбызга мәгълүм сәбәпләр аркасында, ул онлайн гына уза. Кызлар үзләре турында язып, милли киемнән төшкән фотосурәтләрен җибәрәләр. Җиңүче «лайк»лар саны белән ачыклана.  
Ә Түбән Камадан быел бәйгедә ике кыз катнашты. Берсен сез беләсез – Ксения Вуклова, «Керәшен чибәре»ндә көчен өч ел элек сынап караган иде. Быел да катнашасы килгән. Ул Казанда югары уку йортын тәмамлап, хәзерге вакытта Түбән Камага күченеп, «Нефтехим» җәмгыятендә инженер булып хезмәт куя. 
– Шәһәребез данын Илзилә Григорьева да яклаячагын белгәч, шатландым. Мин аны бик яхшы беләм. Бергә «Сүрәкә» ансамблендә җырладык, – ди Ксения. 
Кызганычка, җыр-биюне ул ташлаган. «Эшем күп, кичен укыйм, бәлки киләчәктә кабат кабынып китәрмен әле», – ди ул.
Тагын бер кызыбыз – 19 яшьлек Илзилә Григорьева Нефть химиясе көллиятендә белем ала.  Ул әти-әнисе белән 10 яшькә кадәр Мамадыш районының Шәдче авылында яшәгән. Аннары Түбән Камага күченгәннәр. Әти-әнисе шәһәр предприятиеләрендә хезмәт куялар.
Илзиләнең җыр-биюгә хирыслыгы нәселдән килә: әнисе бик матур җырлый, үз вакытында консерваториягә керергә дә теләгән, әмма язмыш башкача хәл иткән. Ә әтисе ягыннан туганы Светлана Максимова атаклы «Бәрмәнчек» ансамблендә эшли. 
– Авылда сәхнәгә укытучым чыгарды. Ул җырларга да 
өйрәтте. Түбән Камага күченгәч, җыр онытылды, бию түгәрәгенә йөрдем. Нефть химиясе көллиятенә укырга кергәч, әнинең бер танышы «Керәшен» җәмгыяте, «Сүрәкә» ансамбле турында сөйләде. Без кызыксындык, шалтыратып  карадык. Икенче көнне мин «Сүрәкә» белән таныштым, – ди Илзилә.
Ансамбльдәгеләр ачык, шат йөзле кызны үз иткәннәр. Җитәкчесе Валентина Тупаева аны сәхнәгә чыгара башлаган, ә берничә ай элек «Җыйдым җиләк» җыруына клип та төшергәннәр. Илзилә үзе укыган көллияттә концертларда  да чыгыш ясый. Дус кызлары бер җырына хәтта бию куйганнар.  Ә «Керәшен чибәре»ндә үз көчен сынап карарга аңа Валентина Владимировна тәкъдим иткән.  
– Мамадышта яшәгәндә, ел саен Җөригә Питрау бәйрәменә бара идем. Шундый кызык иде! Конкурста катнашу хыялы да булды. Быел Ксюша Вуклованың фотосын күргәч, шатландым. Ә шулай да онлайн түгел, ә чын-чынлап катнашасым, көчемне сыныйсым килә, – ди кыз.
Миңа калса, «Керәшен чибә-ре»ндә булырга тиешле барлык сыйфатлар да бар анда: сылулык та, өлгерлек тә, уңганлык та. Илзилә халкы тарихын белә, гореф-гадәтләрне, йолаларны гаиләсендә саклыйлар, ә кулич пешергәнен төшергән видео интернетка да урнаштырылган иде.
Лилия Заһретдинова.

Фотолар шәхси архивлардан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев