Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Керәшеннәр дини бәйрәмнәрне зурлап, хөрмәт итеп үткәрәләр

Әле бит мәҗүсилектән үк калган бәйрәмнәр дә күп. Мәсәлән, «Симек», «Мулибын», «Микола», «Тручин» исемнәре белән йөртелә торган бәйрәмнәр бар. Алары барысы да төрле авылда төрле вакытта үткәрелә һәм, нигездә, җәйне каршы алуга кайтып кала.

«Язгы Микола» дигәне – Кодрәтләр кылучы Изге Николайны искә алу көне буларак 22 майда уздырыла. Аның көне үзгәрми. «Симек» – Олы көннән соң җиденче атна көнне, ягъни Тручинга ике көн калганда була. Бу бәйрәм Кукмара районы керәшеннәре өчен изге дип санала. Ә менә эчтәлеге буенча шундый ук бәйрәм, безнең Мамадыш районы керәшен авылларында «Мулибын» дип йөртелә. Ул исә, Олы көн үтеп, алты атнадан соң үткәрелә. Мамадыш районының Урманчы авылында бакчалар утыртылып бетеп, чүп утар вакытлар җиткәндә, «Чүк бәйрәме» дигәне уза.
«Төрле вакытта төрле исем белән ни сәбәпле була?» – дип уйлаучылар да бардыр. Керәшен халкы элек-электән тату гомер итеп, аралашып яшәгән халык. Бәйрәм саен егетләр-кызлар авылдан-авылга кунакка йөрешкәннәр, кичке уеннарда үз парларын табып, тормыш коручылар да булган. Шуңа күрә алар бер-берсеннән берәр атнага аерымлылыкны саклап, үткәрелгән дә инде.
Июнь аенда дини бәйрәм – «Тручин» үткәрелә. Аны тагын «Җапрак бәйрәме», «Тройсын» дип тә йөртәләр. Гореф-гадәтләрне саклаган авылда иртәнге якта бар да зиратка барып кайталар. Якыннарының кабер өсләрен шау чәчәккә «күмәләр», үткән гомер вакыйгаларын тагын баштан кичерәләр.
Төштән соң инде кызлар-егетләр кулъяулык, сөлге, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән каен ботакларын күтәреп, урам буйлап, җырлап әйләнәләр. Күңел ачу өчен билгеле урын итеп, болынлыкны сайлыйлар һәм күңел ачу уеннары башлана. Күмәк җыр, бию, такмак әйтешү дисеңме, бик күңелле итеп ял итәләр.
Бу көнне кызлар каен себеркесе бәйләп, аны агымсуга агызып, язмышларын сынаганнар. Әгәр себерке яр буена барып төртелсә, ул бу елны әле кияүгә чыкмый дип, юраганнар. Һәр бәйрәмнең үз сынамышы, үз үзенчәлеге булган...
Хәзер авыл халкы кичке уеннарга чыкмаса да, өйдә зур бәйрәм үткәрүне онытмыйлар әле. Бәйрәм ризыклары пешереп, якыннарын чакырып, сыйлау гадәтләре саклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев