Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Канәгать булып яшиләр

Зинаида һәм Александр Артамоновлар туганнары, шәһәрдән кайтып торучы балалары, алты оныклары, бер торыклары белән аралашып, бар булганына канәгать булып Келәтле авылында яши.

Гаилә корып җибәрүләренә дә 52 ел тулган ләбаса! Уза ла гомер! Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә Александрга нибары өч ай тула. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән Тихон дәдәй, 1941 елның салкын кышында Мәскәү янында барган каты сугышта һәлак була. Шуңа күрә, сугышның кур­кыныч икәнен ул бәләкәйдән үк аңлап үсә. Зина да кечкенәдән үк тормышның авырлыгын күрә, үз җилкәсендә татый. Аның әтисе Илья Иванов та фронт­та була, әсирлеккә эләгеп, фашистлар җәберләвеннән чак исән кала. Ә Зинаида гаиләдә беренче бала буларак, йорт эшләрен башкара, сеңлесен һәм эне-ләрен караша. Шәңгәлче мәктәбен тәмамлаганнан соң фермада сыер са­вучы булып эшли башлый.

Зина һәм Саша бер-берсен табып, гаилә кора, өч бала үстерәләр. Рә-хәтләнеп яшисе дә яшисе. Бер генә ата һәм ана да бала үлемен күрергә теләмәсә дә, тәкъдирдән качып булмый. Тыныч, тату гына яшәгәндә, аяз көнне яшен суккандай, олы уллары Анатолий 39 яшендә, ике баласын калдырып, ин­сульттан дөнья куя. Кайгыдан ата-ана авырый башлый. Ләкин бирешмәскә, оныкларны тәрбияләшергә көч табар­га тырышалар. Шөкер, оныклар Радель һәм Аделина исән-сау үсеп, шәһәрдә үз тормышлары белән яши.

Зинаида һәм Александр КЭСта фор­мовщиклар булып эшли. Александр – 40, хатыны 35 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыгалар. Уллары Александр төзелеш компаниясендә, кызлары Оксана бала­лар хастаханәсенең урология бүлеген-дә пешекче булып эшли. Язмыш күпме кыенлык әзерләсә дә, Артамоновлар би­решми, үрнәк гаилә булып кала. Балала­ры, оныклары да шатландырып тора. Ә инде Анатолийның дүрт яшьлек оныгы Матвей кайткан көннәрдә бар борчула­рын оныталар.

Земфира Гарифуллина

Фото шәхси архивтан алынды. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X