Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Кабатланмасын иде

Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылганга 30 ел тулды. Шул нисбәттән, Олы Аты авылында яшәүче бердәнбер әфганчы – гади авыл егете турында язасым килә.

Игорь Шипшов 1962 елның 20 апрелендә Казахстан якларында туган. Әтисе Вессарион дәдәй белән әнисе Марина түти шул якларга эшкә киткәннәр. Олы Атыга 1966 елда кайтканнар. 
Игорь тырыш, бөтен эшкә сәләтле егет булып үсә. 1979 елда 10 нчы сыйныфны тәмамлагач,  «Агропромсервис РТС» предприятиесенә эшкә урнашкан. Ә берничә айдан армия сафларына алынган. Игорь Төрекстан хәрби округына җибәрелгән. Аны укытып, танк командиры буларак, Әфганстанга озатканнар.
– 191 нче мотоукчы батальонда хезмәт иттем. Газни янындагы кышлак тирәсендә төрле хәрби операцияләрдә катнашырга туры килде. Безнең батальонда 40 танк иде, мине танк командиры итеп билгеләделәр. Сугыш – сугыш инде ул. Анда гомерләр дә өзелә, яраланган яшьтәшләрне дә күрдем, – дип искә ала Игорь Шипшов. 
Ел ярымнан авылына исән-сау кайткан ул, элекке эшенә кергән. Шул елда Олы Атыга Илсөяр исемле яшь укытучы кыз килгән. Күрше әбидә яшәүче кызга Игорьнең күзе төшкән, озакламый яшьләр кавышып та куйганнар.
Илсөяр – тырыш, эш сөючән хатын. Гаилә күп итеп мал-туар да асрый.
– Әфган сугышы тәэсире булгангамы, ирем аракы эчә башлады. Аннан кызып китә иде. Нервылары какшаган, күрәсең. Әмма хәзер эчми дә, тартмый да, бар эштә булыша, – ди хатыны.
30 ел узса да, ул еллар хәтердән чыкмый. Игорь төшендә сугыш күренешләрен, мина шартлауларын күреп, салкын тиргә батып уяна. Әфган җирендәге беркемгә дә кирәк булмаган ул афәттә күпме гомер өзелгән, тормыш ямен-тәмен белмәгән меңнәрчә егетләр һәлак булган. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Кабатланмасын иде бу сугышлар!
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.
Фото И.Шипшовның шәхси архивыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X