Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Истәлекле очрашу

Югары Чаллы авылы китапханәсендә бик матур кичә узды. Бу һәм башка якын-тирәдәге авыл кешеләре белән Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылган язучы Зифа Кадыйрова очрашты. Югары Чаллы китапханәчесе Рәсилә Зиннәтуллина зур кунак килүенә бик әзерләнгәне күренеп тора: аның китапларыннан күргәзмә оештырган, сценарий төзегән.

Гади штукатурчы-буяучы булып төзелештә эшләп, аннан әдәбиятка кереп китеп, тиз арада укучылар күңелен яулаган Зифа Кадыйрованы «их, бер күреп, сөйләшәсе иде» дигән хыял тормышка да ашты. Ягымлы, мөлаем, шул ук вакытта бик белемле язучы тормыш юлы турында сөйләде, иҗаты серләре белән уртаклашты. Залда аның әсәрләрен яратучылар арасында өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар иде. Лилия Әсхәдуллинаның: «Сезнең китапларны төннәр буе елый-елый укыйбыз. Мондый язмышларны каян табасыз?» – дигән соравына, Зифа Кадыйрова: «Болар барысы да булган хәлләр. Алар язмышларын кичереп, елый-елый язам. Һәркемнең үз тәкъдире. Яхшы заманда яшибез: ашарга-эчәргә бар, ә менә рухи яктан хәерчеләнәбез. Кешеләрнең иң нечкә кылларын тартып, кешелек сыйфатларын яңартырга кирәк. Күңелем ничек куша, шулай язам мин. Беренче урында һәрвакыт гаилә темасы», – дип җавап бирде.
Аның фикеренчә, әхлаклы кешеләр тәрбияле гаиләдән чыга. Әсәрләрендә еш кына мәхәббәт, ата-ана арасында мөнәсәбәт, гаилә тәрбиясе мәсьәләләре чагылыш таба.
Авылның яшьләре «Сагынырсың, мин булмам» һәм «Көтеп узган гомер» әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алинә Сафиуллина, Камилә Шәйдуллина, Сәйдәш Зиннәтуллин, шулай ук клуб хезмәткәре Әнисә Мингалиева үз рольләрен җиренә җиткереп уйнадылар.
Авыл халкы форсаттан файдаланып, авыл китапханәсе фондын баетуда зур өлеш керткән Сәлим Сәйфуллинга да рәхмәтен җиткерде. Соңыннан очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.
Фото И.Садыйкованың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев