Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Элеккеләрне искә алдык

Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.

Бу очрашуда авылыбызның халык уеннарын, җыруларын һәм йолаларын искә алдык. Тамара түти Умнова «Балдак салыш» уены тарихы һәм асылы турында сөйләде.
– Без бу көнне көтеп ала идек. Ул Качмануга каршы төндә булырга тиеш. Бәкене алдан казып куялар. Кызлар төнлә чиләкләр тотып суга төшеп китәләр. Монда гаиләдән иң олы, уртанчы һәм төпчек балалар булырга тиеш. Бәкедән су алып кайтканда бер сүз дә әйтергә ярамый. Ул көнне авылда мунчалар җылы ягылган була. Мунча эченә кереп утырабыз да, балдакларны шул суга салабыз. Аннары бер балдакны башкаларга күрсәтмичә чыгарасың да, җыру башлыйсың. Балдакны күрсәтеп, хуҗасын табып, җыруны юрыйбыз, – дип аңлатты ул йоланың асылын.
Очрашуда элекке җыруларны да искә төшердек. Аннары авылыбызның тагын бер уенын уйнадык. Уен вакытында һәр «ак түти»гә җәза бирелде: кемдер әтәч булып кычкырды, кемдер Габдулла Тукай шигырен сөйләде, ә Лидия Архиреева «Подгорный көе»нә матур итеп такмаклап биеде. Солдатка озату җыруларын да искә алдык.
Түтиләр утырышка буш кул белән килмәделәр. Лидия Немцова бик тәмле итеп пирог пешереп алып килгән, өстәлебез коймаклар, тортлар, кош телләре белән тулды. Очрашуыбыз да өстәл янында чәй эчү белән тәмамланды.

Ирина Садыйкова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев