Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бәйрәм белән!

Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!

Керәшеннәрнең Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан барыгызны да чын күңелемнән котлыйм!

Олы көн элгәредән сакланып килгән керәшен гадәтләрен, йолаларын, керәшен яшәешен чагылдыра. Уртак татулык йорты булган Татарстаныбызда гомер кичерүче башка милләтләргә без керәшеннәрнең үз тарихыбызга, үз асылыбызга тугрылыклы икәнен дә шушы Олы көн кебек традицион бәйрәмнәребез ачык күрсәтә. Керәшеннәр – үзләренең кунакчыллыгы, эчкерсез һәм ачык күңелле булулары, сабырлыклары һәм юл куючанлыклары белән дә бик күпләргә үрнәк халык.

Керәшеннәрне үзләре белән тиң күрүче, чын күңелдән туганнарча хөрмәт итүче һәрбер түбәнкамалыны шушы Олы көн уңаеннан котлап, ныклы сәламәтлек, бәхет, дуслык-татулык һәм, шулай ук, уртак Ватаныбызның имин булуын, үзара хөрмәтнең гасырлар буе дәвам итүен телим.

Тамара БАҺАВЕТДИНОВА, Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев