Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

"Бәрмәнчек" ансамбле килә

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, бер ел тынлыктан соң, ниһаять, Түбән Камага килә. Әлбәттә, җирле керәшеннәр үзләренең бердәнбер дәүләт ансамбле концертына бармый калмаслар, әгәр җаннары үлмәгән булса... "Бәрмәнчек" бу юлы тамашачыны чыгышларының нагайбәкләргә багышланган өлешендәге яңа сәхнә костюмнары, яктыртылыш шоу-бизәлеше белән беррәтән, аснамбль солистлары Оксана Дмитриева (Түбән Кама кызы), Елена...

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, бер ел тынлыктан соң, ниһаять, Түбән Камага килә. Әлбәттә, җирле керәшеннәр үзләренең бердәнбер дәүләт ансамбле концертына бармый калмаслар, әгәр җаннары үлмәгән булса...

"Бәрмәнчек" бу юлы тамашачыны чыгышларының нагайбәкләргә багышланган өлешендәге яңа сәхнә костюмнары, яктыртылыш шоу-бизәлеше белән беррәтән, аснамбль солистлары Оксана Дмитриева (Түбән Кама кызы), Елена Григорьева һәм Лиана Миронова һ.б. башкаруындагы яңа җырулар белән дә сокландырачак.

Безнең шәһәрдәге концертына кадәр, "Бәрмәнчек" ансамбле Казанның үзендә, Киров өлкәсендә, Удмуртиядә гастрольләрдә булган, әле ноябрьдә Санкт-Петербургта уздырылган халыкара фольклор фестивалендә катнашып, зур уңышка ирешкән.

Ә хәзер, әйдәгез, узган ел үзенең биш еллык кечкенә генә юбилеен билгеләп үткән "Бәрмәнчек" ансамбленең бу сезондагы концертына Татарстанның сәнгать ияләре биргән бәяләрне күздән кичерик.

"Бәрмәнчек" башка җырлы ансамбльләрдән нык аерыла. Керәшеннәргә хас бөтен нечкәлекләр кулланыла. Профессионаллар. Программа уңышлы төзелгән, биюләр яхшы куелган". (Марс Макаров, композитор, музыкант).

"Борынгылыкка гына ябышып ятып булмый бит. Чор үзгәрә. Менә шушы борынгылыкны яшьләр, образга кереп, матур итеп, бүгенге көн төсмерләре белән күрсәтеп бирәләр. Керәшен рухын чагылдыралар. Алга таба дакерәшенлектән чыкмасыннар иде. Бу сезонның яңалыгы - нагайбәкләр блогы. Сәхнә фоны бизәге итеп, "Тихий Дон" фильмыннан сюжетлар алганнар. Ул - искиткеч, хәтта тетрәндергеч, дияр идем. Мондый ук эффект көтмәгән идем. Казакларны озату, каршылау, җиңү эпизодлары - барысы да сюжет, сәхнә бизәлеше белән тәңгәл килеп тора". (Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты).

"Елдан-ел көчәяләр. Үз фикерләре, үз юллары барлыгын күрсәттеләр. Нагайбәкләр фольклорын театральләштергәннәр. Бу - шактый уңышлы, концертның гомуми канвасына керде, стиль, жанр ягыннан тәңгәл килеп, образ ягыннан тулы. Бер сүз белән әйткәндә, "Бәрмәнчекләр" - "на коне". Гөрләтеп эшләрлек потенциаллары, һәм, иң мөһиме, теләкләре бар" (Николай Дунаев, Татарстанның халык артисты).

Кадерле керәшен кардәшләр! Бу фикерләрне игътибар белән, тагын бер кат укыгыз. Шуннан соң, бер тәлинкәсендә - акча кызгану, ә икенчесендә керәшен горурлыгы салынган бизмән-үлчәүне күз алдыгызга китерегез дә, хәл итегез. Нәрсәнеме? "Бәрмәнчек" ансамбленең 7 декабрьдә кичке сәгать 6да Кайманов урамындагы 9нчы йортта урнашкан татар дәүләт драма театры бинасында булачак концертына бару-бармауны инде. Кершен горурлыгы җиңсә, акчагызны тотыгыз да, тетар кассасына йөгерегез...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X