Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Барысы да тормышта үз урынын тапкан

«Керәшен» җәмгыяте, «Шәһәрем урамнары» проекты кысаларында, Чәбия авылында дөньяга килгән, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре Александр Марковның 80 яшьлек юбилей кичәсен оештырды.

Тарихка күз салсак, Чәбиядә ул вакытта 120дән артык йорт булган. Ә «Баш Чишмә» колхозы Актүбәнең «8 март» колхозы белән бер дәрәҗәдә алдынгы сафларда була. Керәшен гаиләләрендә балалар күп туган. Прасковья Васильевна һәм Федор Васильевич Марковларның да алты улы булган: Алексей, Пётр, Николай, Иван, Александр, Григорий. Барысы да тормышта үз урынын тапкан: Алексей Түбән Кама шәһәре төзелешендә катнашкан; Николай, киресенчә, гомерен урман белән бәйләгән; Иван машина йөрткән; Петр бригадир булып хезмәт куйган; беренче төзүчеләрне каршы алып, фатирларга урнаштырган; Григорий дипломат булып чит илдә эшләгән, КГБ полковнигы дәрәҗәсенә ирешкән, ә Александр Федорович «Түбән Кама – Лада-Сервис» акционерлык җәмгыяте генераль директоры булган.
Кичәдә республикадан һәм Россиядән төрле дәрәҗәле кунаклар катнаштылар. Тольятти, Мәскәү, Казан вәкилләре, Түбән Кама ветераннары килделәр. «Сүрәкә» һәм «Баш Чишмә» ансамбльләре артистларының Чәбия һәм Актүбә авылларының борынгы җыруларын башкаруы беркемне битараф калдырмады. Сүз уңаеннан, кунакларның күбесе шәһәребезнең нәкъ менә керәшен авыллары урынында үсеп чыкканын белмәгән дә. Ул авыл кешеләре беренче төзүчеләр белән беррәттән, Түбән Камага нигез салган.
«Керәшен» җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова Александр Федоровичны юбилее белән котлап, җәмгыятьнең медален тапшырды һәм керәшеннәрнең тормышында актив катнашуы өчен рәхмәтен җиткерде.
Эльмира СИТДЫЙКОВА, «Керәшен» җәмгыяте рәисенең ярдәмчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев