Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Алма алмагачыннан ерак төшми

Борис Борисов Түбән Кама керәшен җәмгыяте яшьләр бүлегенең актив әгъзасы. Концертларда еш чыгыш ясый, конкурсларда катнаша.

Инде менә 5 яшьлек Милана «йолдыз»га әйләнеп бара: ялгызы да конкурсларда катнаша, әтисе белән дә концертларда җырлый. Җәен «Керәшен» җәмгыятенең яшьләр бүлеге төшергән клипта да әтилекызлы катнашканнар. Ә «Газиз Әниләргә багышлап» конкурсында «Сабый сүзе» номинациясендә иң кечкенә гаилә әгъзасы – 3 яшьлек Артем Борисов җиңү яулады. Әниләре Алсу гына оялчанрак икән, кеше алдына чыгып балкырга яратмый, оялам, ди.

– Икебез дә Түбән Камада яшәсәк тә, Мамадышта таныштык. Мин – Түбән Кама кызы, Борис – Зур Арташ авылы егете. Үземнең әти-әнием дә, Борисныкы да – Мамадыш районыннан. Очрашып йөри башлагач, уртак танышлар күп икәне ачыкланды. Әтиләребез күрше авылларда гына яшәгән икән. Шуңа күрә кыз сорарга килгәндә дә, туйда да кунакларны таныштырырга кирәк булмады, чөнки бер-берсен белә иделәр, – дип сөйли Алсу Борисова.

Ул булачак ире белән алты ел очрашкан, армия сафларыннан да көтеп алган. 2014 елда өйләнешкәннәр, ә 2015 елның 6 июнендә – нәкъ танышкан көннәрендә Ходай аларга Милана исемле кызларын бүләк иткән. Исемне әти кеше биргән, ә инде уллары тугач, Артем дип Алсу кушкан. Борисның иҗатка, сәхнәгә тартылуы бала чагыннан килә икән. Аның әтисе баянда бик шәп уйнаган. Малай кызыксынып, үзен түгәрәккә яздыруларын сораган. Әти-әнисе бүләк иткән баянын Борис әле дә саклый. Алсу әйтүенчә, уйнамаган көне юк.

– «Керәшен» җәмгыятенә мине авылдашым чакырды. Балалар да миңа кушылып җырлый, икесе дә төскә дә үземә охшаган. Милана сәхнәдә бик теләп чыгыш ясый, Артем да балалар бакчасындагы бәйрәмнәрдә актив катнаша, минем белән репетицияләргә йөрергә ярата, – дип дәвам итте Борис.

Гаиләдә традицияләр, горефгадәтләр сакланып килә. Алсу белдерүенчә, барлык бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Каенанасы Маргарита түти Олы көн алдыннан ураза тота, Питрау көннәрендә төрле шифалы үләннәр җыя. Ә кышын бу үләннәр белән чәй эчәләр.

Лилия Заһретдинова

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X