Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Алан Полян – туган авылым

(Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова исеменнән) Авылым, сиңа да заман Үз яраларын салган. Күп тәрәзләр кадакланган, Нигезләр бушап калган. Яшь төере тамагымда, Бер еламый йоталмам. Алан Полян истә һаман, Мин сине оныталмам. Китте, онытты, дисәләр, Ышанма, бу сүз - ялган. Гомеремнең бер көне юк Исемә алмый калган. Монда...

(Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова исеменнән)
Авылым, сиңа да заман
Үз яраларын салган.
Күп тәрәзләр кадакланган,
Нигезләр бушап калган.
Яшь төере тамагымда,
Бер еламый йоталмам.
Алан Полян истә һаман,
Мин сине оныталмам.
Китте, онытты, дисәләр,
Ышанма, бу сүз - ялган.
Гомеремнең бер көне юк
Исемә алмый калган.
Монда сабыйчак эзләрем,
Җаным монда яралган.
Мин шушында аваз салган,
Кендек каннарым тамган.
Бердәнбер җир оҗмахка тиң,
Балачак бишегем син.
Дөньялыкка ачып чыккан
Беренче ишегем син.
Эш башлыймын атам-бабам
Җаны белән киңәшеп.
Җирдә яшим гомер буе
Авыл рухы өләшеп.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев