Туган як

Үзебезчә, кунакка йөрешеп...

Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.

Раштуа алдыннан, матур гадәт буенча, тәмле әйберләр пешердек. Ә 6 гыйнварда чиркәүгә мендек. Әллә авырудан куркыпмы, кеше аз иде. Бөтенесе битлектән, араны да сакладылар. Атакай сөйләгәч, укыгач, исән һәм вафат булучылар өчен шәмнәр куеп, кайтып киттек.
Раштуа көнне иртәрәк тордым, чөнки балалар авыл буенча йөреп, һәр өйгә кереп, котлыйлар. Аларга акча да, тәмле конфетлар да әзерләп куйган идем. Кечкенә чакта үземнең шулай йөргәнемне хәтерлим, ул вакытта безгә 1 тиен биргәч, шатлык эчкә сыймый иде. Әлбәттә, хәзер 1 тиен бирү юк инде. Кергән һәр балага 10ар сум һәм тәм-томнар бирдем. Бу көнне барлыгы 50ләп бала кереп чыкты бугай.
Гаилә белән утырып, бәйрәм ризыклары ашадык. Ә кичен безнең авылда кунакка йөрү гадәте бар. Кешеләр бер-берсенә кереп, иман әйтәләр. Иманны инде кечкенә балаларның да белүе куандыра. Салкын булуга карамастан, гаиләләр кечкенә балалар белән дә чыктылар. Менә шулай күңелле узды бездә Раштуа.

Ирина Садыйкова

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: