Туган як

Йолалар саклана

«Баш Чишмә» керәшен фольклор ансамбле артистлары «Фал киче»нә жыелган.

Раштуа (7 гыйнвар) һәм Качману (19 гыйнвар) арасы керәшен халкында Нардуган дип атала. Бу багу, күрәзәлек өчен иң кулай вакыт дип саналган.
Кышкы кояш торгынлыгы вакытында кешеләр һәм рухлар дөньясы арасында чикләр бетә, ә җир буенча җен-пәриләр йөргәннәр, дигән ышану булган. Саклык белән сорасаң, алар киләчәкне әйтеп бирә ала. Бигрәк тә, Раштуа һәм Качману алды төнендә юраганнар чынга аша, дип санаганнар. Моның өчен кызлар бер йортта җыелган.
Менә «Сүрәкә» һәм «Баш Чишмә» ансамбльләре җырчылары җыелып, юрауларны искә алдылар. «Йөзек салу» бигрәк тә Чәбиядә таралган. Суны чишмәдән алдан билгеләнгән кызлар алып кайткан. Бу вакытта сөйләшергә ярамаган. Аннары бер чиләк суны алып, барысы шуңа йөзекләрен салган. Катнашучылар махсус җыру башкарганнар, аннары туктап чиләктән бер йөзекне алганнар. Куплеттагы сүзләр бу йөзек хуҗасына кагылган. Ан-нары җыру һәм юрау дәвам иткән. Ә менә Роза Степановна искә алуынча, Афанас авылында йөзекләрне җепкә бәйләп чиләккә салганнар.
Күрәзәлек итү өчен шулай ук көнбагыш, кәгазь белән каләм кулланылган. Ә менә орчык белән күрәзәлек итү турында аз билгеле. Шуңа күрә ни дә булса белүчеләрне https://vk.com/club13879462 төркеменә («Кряшены города Нижнекамска») язуларын сорыйлар.

Надежда Кузьмина,
«Баш Чишмә» ансамбле җитәкчесе

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: