Туган як

«Җырлапкайлар без утырыек»

Җырлапкайлар, җырлап без утырыек, Килешерләр микән көебез. Килешепләр куйса көйләребез, Гумерләргә бергә җөрербез. Керәшеннәр Олы көнгә бәйрәмендә, елга бер мәртәбә Халык иҗаты йортына үз җаннарына якын булган шушындый җыруларны тыңларга һәм кичә башланганчы фойеда оештырлган күкәй тәгәрәтү һ.б. уеннарны күзәтергә, җырлап-биеп күңел ачарга киләдер, мөгаен. Һәркемгә үз халкы, аның гадәтләре,...

Җырлапкайлар, җырлап без утырыек,
Килешерләр микән көебез.
Килешепләр куйса көйләребез,
Гумерләргә бергә җөрербез.
Керәшеннәр Олы көнгә бәйрәмендә, елга бер мәртәбә Халык иҗаты йортына үз җаннарына якын булган шушындый җыруларны тыңларга һәм кичә башланганчы фойеда оештырлган күкәй тәгәрәтү һ.б. уеннарны күзәтергә, җырлап-биеп күңел ачарга киләдер, мөгаен. Һәркемгә үз халкы, аның гадәтләре, хәтта сөйләшү үзенчәлегенә кадәр якын шул. Әнә бит, сәхнәдәгеләрнең «Арулармысез, кадерле туганайлар» дигән сәламенә зал күмәк җавап кайтара.
Бу юлы бәйрәм бик тә үзенчәлекле булып, керәшеннәрне котларга Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен үзе дә килгән иде. Аның чыгышыннан соң ук, Олы көн йоласы буенча, залдагыларга кызыл күкәй өләшенде.
Үз нигезләрен шәһәр төзелешенә биргән Чә-бия һәм Актүбә авыллары керәшеннәре Анна Храмова, Василий Тупаев, Вера Боярованы, Түбән Кама поселогы советының беренче рәисе Максим Адылевны сәхнәгә чакырып зурладылар. Чәбия авылындагы үз нигезеннән иң соңгы булып 1984 елда кузгалган дип, Анатолий Ивановны атадылар...
Бу урында, бераз гына читкә китеп, үзебезнең «Туган як»ның 1992 елдагы 13 октябрь санында урын алган «Бар иде шундый авыл...» дигән язманы һәм аның герое - Чәбиянең Үчи Иван нәселеннән булган Тимофей Иванович Карповны телгә алырга булдым. Газетабыздагы әлеге мәкаләдә шундый юллар бар: «Спортивная» тукталышы турысындагы гаражлар арасында кысылып калганлыктан янына якын да килеп булмый торган бер иске агач өй бар. Каршыда үскән миләш агачларының көзге кызыл яфраклары арасыннан аның түбәсе генә күренеп тора. Бу өй - Чәбия авы-лының хәзергәчә төзек килеш сакланган бердәнбер һәм соңгы өе... Шәһәрнең СУМР-4ендә унөч ел инде бетончы булып эшләүче Тимофей Карпов... - караңгы өйдә электр плитәсенең кызган спиральләреннән тән җылысы тапса да, җан җылысы таба алмыйча, ялгызы баянын шыгырдатып утыручы бу ир-ат - Чәбия авылының соңгы өендә торучы иң соңгы кешесе. Ул да квартирга күчсә, кайчандыр 83 хуҗалыгы белән гөрләп торган керәшен авылы соңгы җанын шәһәргә озатачак. Соңгысын... Авылларның җаны була. Соңгы кеше аны ташлап киткәч кенә авылның җаны чыга...». Менә шундый хәлләр. Димәк, бер кешеле Чәбия авылы әле 1992 елның көзендә дә исән булган. Кем әйтмешли, әле без барда тарихи гаделлек мөмкин кадәр сакланырга тиеш, гәрчә, шәһәр кадәр шәһәрнең 50 еллыгы белән чагыштырганда, кайберәүләргә бу бик вак нәрсә булып тоелса да...
Түбән Камадагы Олы көн бәйрәме турында яза идек бит әле. Сәхнәдә җыручылары белән балкыган «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле белән беррәттән, «Асыл нәсел» балалары, Җирекле «Чәчкәләр»е һәм Сухрауның «Кодачалар»ы чыгышын да халык алкышларга күмде. Балык Бистәсе районының Алан Полян авылыннан килгән «Чулпы» ансамбле дә үз чыгышы белән сокландырды. Сүз уңаеннан, «Чул-
пы» - Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың туган авылыннан. Алар үз авылдашларының уңыш-
лары белән горурланып, әнисе истәлегенә авыл-да часовня төзегәне өчен, Тамара Алекссевнага рәхмәтле булып яши-ләр. Тамара Алексеевна авылдашы - унтугызынчы гасырның танылган шагыйре Яков Емельянов кебек үк, үз керәшененең бүгенгесе һәм киләчәге өчен янып-көеп яшәүче шәхес.
Шундый асыл затлары булган керәшеннәрне Олы көн уңаеннан котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина килгән иде. Аның чын күңелдән әйткән сүзләрен, теләкләрен дә тамашачы рәхмәт белән кабул итте.
Быел Олы көнгә Халык иҗаты йортына җыелучылар, үзләре өчен ел дәвамында сагынып сөйләр дәрәҗәдә зур бәйрәм оештырганнары өчен, Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага, аның урынбасары Эльмира Ситдыйковага, Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Сүрәкә» ансамбленә йөрүчеләргә рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
Сәхифәне Фирая МОРАТОВА әзерләде.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: