Туган як

Җырчы Лариса

«Татар җыры-2015» халыкара телевизион конкурсында III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган яшь җырчы Лариса Басыйрова - Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән керәшен кызы. «Татар җыры»нда телевизор караучылар күңелен җәлеп иткән Ларисаның март азакларында үз туган шәһәре тамашачысы каршында «иҗади имтихан» тоту ниятен ишеткәч, Казаннан бер кайтуында редакциягә чакырдык. - Лариса, синең...

«Татар җыры-2015» халыкара телевизион конкурсында III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган яшь җырчы Лариса Басыйрова - Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән керәшен кызы. «Татар җыры»нда телевизор караучылар күңелен җәлеп иткән Ларисаның март азакларында үз туган шәһәре тамашачысы каршында «иҗади имтихан» тоту ниятен ишеткәч, Казаннан бер кайтуында редакциягә чакырдык.
- Лариса, синең башкаруыңда керәшен җыруын «Болгар радиосы»нда тапшыруларын ишеткән бар.
- Әйдәгез, туганнар, безләр басыек,
Басмалардан тасма ясыек,әй, ясыек..., - дип башланып китә торган ул борынгы керәшен җыруын әнием Лидия өйрәтте. Түбән Камада булачак беренче концертымда тамашачы ул җырны ишетер. Әле тагын бер керәшен җыруын өйрәнәм. Анысын өлгертә алырмынмы-юкмы, әйтә алмыйм. Әнием репертуарында әле тамашачы ишетмәгән борынгы керәшен җырулары бар. Аларны да халыкка җиткерәсем килә.
- Әниеңне Лидия дип әйттең...
- Әйе, ул үзе Ключ Труда поселогы кызы. «Нардуган»да һәм, шулай ук, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамблендә җырлады. Аннан соң, Илһам Хисмәтуллинның «Илһам» ансамблендә профессионал җырчы булып эшләде. Әни ягыннан бабаем, тыл ветераны Иван Чеботарев яшьтән үк моңлы итеп җырлаган. Әле олыгайгач та, искиткеч «тенор» тавышы белән җырлавын тыңлап, соклана идек. Әнием үзенең моңлы тавышы белән бабайга тарткан. Кызганыч, әтием Иван Мәхмүтовның арабыздан китүенә шактый еллар инде... Энем Николай да музыкага гашыйк. Безнең гаиләне музыкасыз күз алдына да китереп булмый. Күңелемдә олы хыялым бар - Иван бабаем чыгарган көйләрне сәхнәдә яңгыратырга телим.
- Кайчан җырлый башладың?
- Балачактан ук иң яраткан шөгылем җырлау булды. 19нчы мәктәпнең беренче классында укыганда «Кыр казлары»н сәхнәдә җырладым. Сигезенче класс-
та укыганда миңа «тульский» баяны алып бирделәр. Төймәләренә басып, көй чыгара башласам да, җырга тартылуым җиңде. Мәктәп елларында концертларда чыгыш ясадым. Мәскәү дәүләт гуманитар-экономика институтының Түбән Кама филиалында психолог белгечлегенә укыган студент елларымда төрле җыр конкурсларында катнашып, дипломнар алдым. Ләкин үз профессиям буенча эшләмәдем, махсус музыка белемем булмаса да, җыр сәнгатен сайладым. Сольный альбомымны әзерләп бетердем, финанс яклары бераз авыррак булгач (спонсорым юк), аны әле җыр сөючеләргә тәкъдим итә алмыйм .
- «Татар җыры - 2015» синдә нинди тәэсирләр калдырды?
- 2014 елда Чаллы шәһәрендә узган «Чаллы тавышы» телевизион яшьләр проектында җиңү яулаганнан соң, яшем дә бара, бүтән андый конкурсларга якын килмәм, дип уйлаган идем. Әмма, «син бу бәйгедә катнашырга тиешсең» дип, «Татар җыры»нда көчемне сынап карарга әнием үгетләде. Ана йөрәге сизгәндер, өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым.
Бәйге бик ошады, җиңү тагын да илһамландырды. Яңа танышлар, дуслар таптым. Конкурс барышында Клара Хәйретдинова, Илсур Сафин, Сәгыйть Хәбибуллин, Венера Гәрәева, Наил Сәгъдиев кебек танылган кешеләрдән мастер-класслар да алдык. Конкурс булгач, курку һәм борчылу хисләре дә кичердем. Беренче турда - «Олы юлның тузаны»н һәм «Мин сине шундый сагындым» җырларын башкардым. Икенче турда - борынгы керәшен җыруын, ә өченчесендә - «Кайтам инде»не. Борынгы керәшен җыруын тыңлагач, «каян алдың син бу җырны», дип барысы да шаккатты. «Пирамида»да уздырылган Гала-концертта без өч кыз, татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кушылып, «Идел дулкыннары»н җырладык. Сүз уңаеннан, конкурс барышында миңа СМС-хәбәр аша тавыш биргән кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм, Ходай барысына да бәхетле тормыш бирсен.
- Сәхнәдәге түгел, ә тормыштагы Лариса ниндирәк?
- Балаларым кечкенә чакта, сәхнә турында уйлау мөмкин дә түгел иде, бар вакытымны аларга багышладым. 2010 елдан бирле Казанда яшибез, ирем Илназ - Актаныш ягы егете. Унбер яшьлек улыбыз Тимур гитарада һәм удар инструментларда уйнау серләрен үзләштерә. Әминәбезгә -
ун яшь, фортепианода уйный, вокал белән шөгыльләнә. Гаиләм сәхнә иҗатымда һәрвакыт ярдәм итә. Күңелемдә, беркайчан ишетелмәгән аһәңнәр көй булып туа. Музыка язудан тыш, бисер һәм чигү җепләре ярдәмендә, күңел хисләремне картиналар, иконалар итеп тә чигәм. Серафим Саровский, Казанская Богородица, Матрона Московская кебек изгеләрне һәм, шулай ук, Кол Шәриф мәчетен бисер белән картина итеп чиктем. Тәмле-тәмле ризык, пирог-
лар пешерергә дә яратам.
- Түбәнкамалы җыр сөю-челәр синең концертыңны кайчан күрә алачак?
- 26 мартта С.Сәйдәшев исемендәге музыка колледжының Концертлар залында кичке сәгать биштә «Язлар белән әниемнең моңын алып килдем сезгә» дигән программа белән чыгыш ясарга җыенам. Сәхнәдәш дусларым - Казаннан баянчы Ильяс Шәрипов һәм шулай ук, җырчылар Ринат Гәрәев, Радик Чернышев, Оксана Ялтанская, Олег Корнилов һ.б. катнашачак. Концертны җырчы Илшат Хәбибуллин алып барачак.
- Лариса! Түбән Камадагы беренче концертың тулы залда үтсен. Әлбәттә инде, Казанның зур залларында тамашачыны сокландырган яшь керәшен җырчысының бу концертына Түбән Кама керәшеннәре килми калмаслар.
Әңгәмәне Фирая Моратова язып алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: