Туган як

Түбән Кама кызы Оксана – «Бәрмәнчек» солисты

Казандагы «Бәрмәнчек» керә-шен дәүләт фольклор ансамбле солистлары арасында якташыбыз, Түбән Кама кызы да бар. Ул - Оксана Дмитриева. Аның белән уздырылган сөйләшүне «Карендәш» сәхифәсен укучыларга да тәкъдим итәбез. - Кечкенәдән үк Түбән Камадагы 2нче музыка мәктәбенең фортепиано классында белем алдым. Унберне мин 27нче мәктәптә, медицина классында тәмамладым. Җыр буенча китә...

Казандагы «Бәрмәнчек» керә-шен дәүләт фольклор ансамбле солистлары арасында якташыбыз, Түбән Кама кызы да бар. Ул - Оксана Дмитриева. Аның белән уздырылган сөйләшүне «Карендәш» сәхифәсен укучыларга да тәкъдим итәбез.
- Кечкенәдән үк Түбән Камадагы 2нче музыка мәктәбенең фортепиано классында белем алдым. Унберне мин 27нче мәктәптә, медицина классында тәмамладым. Җыр буенча китә алмасам, медицинаны сайлармын дигән идем. Казан мәдәният институтын тәмамлавыма бер ел дигәндә «Бәрмәнчек» ансамбле оешты. Шул 2008 елдан бирле мин «Бәрмәнчек»тә җырлыйм.
Әле мәдәният институтында укыганда ук, фольклордан дәресләр биргән Геннадий Макаров керәшен бәйрәмнәрендә һ.б. җырлатып йөртте. Безне, институтта укыган җырчы керәшен яшьләрен, «Бәрмәнчек»кә Геннадий Михайлович үзе чакырды. Мамадыш кызы Диана белән бик дуслар идек, кызганыч, язмыш аны арабыздан бик иртә алып китте.
- Иң яратып башкара торган җыруың?
-«Суда балык» җыруы. Питрәч районындагы Кәвәл авылы көе булганы өчен дә яратам. Әнием Елена Васильевнаның туган авылы ул. Керәшеннәр барысы да моңлы. Әнием дә, әбием Евдокия Степановна да өйдәге бәйрәмнәрдә гел җырлыйлар иде. Такмаклар кебек тоелсалар да, керәшен җырулары эчтәлекле, мәгънәле һәм үзгә моңлы. «Безнең ил»не дә кечкенәдән үк беләм. Ул керәшеннәр гимны сыман, барысы да сыйган шул бер җырга... Институтта укыганда Георгий Ибушевның «менә шулайрак җырларга кирәк», дип өйрәткәне булды. Ибушев үзе искиткеч оста башкара бу җырны. Галина Казанцеваның да тавышыма игътибар иткәне, хәтта матур дип әйткәне булды.
«Бәрмәнчек»тә, солист буларак, Кәвәл авылы урамы көен, Яшь кызлар җырын, «Җыйдым җиләк»не һ.б. башкарам. Гомумән, солист буларак, хорда да берәр куплет җырлыйбыз.
- Татарча дөрес сөйлисең.
- Мәктәптә русча укыдым. Әмма җәй буе авылда булдык, шуңа татарча әйбәт беләм. Җәйге ялның яртысын - әтием Геннадийның авылы Албайда (Мамадыш районы), ә калганын Кәвәлдә уздыра идек. Олы көндә әле манылган күкәй җыя идек шул ике авылның берсенә кайтып. Кечкенәдән үк, өйдәге бәйрәмнәрдә, әнинең һәм әбиләрнең керәшен җыруларын тыңлап үстек.
- Берәр егет йөрәгеңне яулап алмадымы әле?
- Хыялым - бар яктан килгән матур, тату тормыш. Шуңа да үз тиңем булырдай керәшен җегетен көтәм. Әйбәт булсын, тормыш итәрлек булсын.
- Үзең әзерме соң дөнья көтәргә?
- Чигү һәм тегү белән мавыгам. Күптән түгел халык промыселлары техникумында костюмнар буенча рәссам белгечлеге алып чыктым. Тегәргә вакытым булмаса, үз өстемдә күрергә теләгән күлмәкнең ничегрәк булырга тиешлеген, фасонын аңлата алам.
Техникумдагы имтихан өчен, тәңкәләренә яңа төр бизәкләр уеп, заманча керәшен күлмәге тектем үземә. Алъяпкыч япмас өчен, күлмәкнең алгы ягын чиктем дә әле. Бәйрәмдә җырлаганда киярмен дип торам. «Бәрмәнчек» ансамбле белән 12 июльдә - Зәйдә, 16сында - Җөридә, ә 23 июльдә Яр Чаллыдагы Питрау бәйрәмнәрендә чыгыш ясаячакбыз.
- Фольклор ансамбльләреннән кайсыларына игътибар иткәнең бар?
- Менделеевск районының Иске Гришкино авылыннан «Бигәшкәй» ансамблен һич кенә дә гади бер авыл ансамбле димәссең, осталар, ду китерәләр. Карап сокланганым бар. «Туым җондызы» конкурсларында да матур тавышлы кызлар, егетләр очрый.
- Керәшен җыруын яшьләр тыңласын өчен...
- Фольклордан китмичә, бераз гына заманча төсмерләр өстәр идем. Бигрәк тә яшьләр булган җирдә. Яшьләргә шаккатыргыч тәэсирле җырлар кирәк. Әйтик, җыруның беренче куплетын элгәреләрчә җырлап, калганын - заманча аранжировкада башкару, тизләтебрәк җырлау. Заманга яраклаштырганда шуларны истә тотар идем.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: