Туган як

Шәһәребездә керәшен чиркәвенә нигез салынды

Түбән Кама шәһәрендә төзеләчәк керәшен чиркәвенә нигез салынуга багышланган тантанада Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, епархиянең утыздан артык священнигы, шулай ук, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, Түбән Кама мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин һ.б. катнашты. Шәһәрнең яңа микрорайонында урнашачак ике катлы керәшен чиркәве нигезенә куелган...

Түбән Кама шәһәрендә төзеләчәк керәшен чиркәвенә нигез салынуга багышланган тантанада Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, епархиянең утыздан артык священнигы, шулай ук, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, Түбән Кама мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин һ.б. катнашты.
Шәһәрнең яңа микрорайонында урнашачак ике катлы керәшен чиркәве нигезенә куелган качны аруландыру йоласын, барлык руханилар катнашында, Пармен үзе үтәде.
- Храм - халыкның җаны, аның ышануы, традицияләре, димәк, бүгенгесе һәм киләчәге дә, - диде үзенең котлау чыгышында Айдар Метшин. - Алтмышынчы елларда бирегә, Бөтенсоюз комсомол төзелешенә төрле диндәге утыздан артык милләт кешесе җыелган. Аларның бер-берсенә, гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт белән караулары яшь шәһәребезнең чәчәк атуына нигез булып торган. Бүгенге вакыйга - шул традицияләрнең дәвамы. Без, барыбыз бергә, керәшен телендә келәү ителәчәк храм төзеләчәк урында торабыз.
Үз чиратында, епископ Пармен Түбән Ка-
ма җитәкчелеге һәм мөселманнар белән үзләренең һәрчак үза-ра аңлашып, дустанә эшләүләренә аерым тукталды.
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәм-гыяте рәисеТамара Баһа-ветдинова да, озак еллар дәвамында керәшеннәргә ныклы терәк булганы, теләктәшлеге өчен, Айдар Метшинга, керәшен халкының ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сүз уңаеннан, керәшен чиркәвен шәһәрдәге яңа микрорайоннарның берсендә төзү идеясе Түбән Кама керәшен җәмгыятенеке булып, бу максаттан, башта приход оештырылган...
Керәшен чиркәвен төзүдә башлап йөрүче-ләрдән булган иерей Димитрий Чурашов, керәшен киң күңеллелеге белән, үз приходларының күп-милләтле булачагына, бу чиркәүгә, керәшеннәр белән беррәттән, чувашлар һәм русларның да йөриячәгенә өмет белдерде. Хәзердән үк биредә махсус вагон урнаштырып, диндәгеләрне ияләштерә башлау зарурлыгын да искәртте ул.
Епископ Пармен, керә-шен чиркәве төзелешенә, беренчеләрдән булып, үз өлешен кертте. Аның юмартлыгы һәм бу изге гамәле шәһәребездә керәшен чиркәвен тиз-рәк төзеп бетерергә теләүчеләрне дә рухландырыр. Һәм бу изге эштә керәшене дә, русы һәм татары да, башка милләт кешеләре дә читтә калмаслар, һәркем үзеннән лаеклы өлеш кертер. Ни дисәң дә, чиркәүләр дә, мәчетләр дә һәм дин җитәкчеләребез дә халыкны сабырлыкка, үзара аңлашып-аралашып, тату яшәргә өнди; традицион диннәребез исә кешелекнең асыл сыйфатларын югары куя.
Сәхифәне Фирая МОРАТОВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: