Туган як

Шәһәр, бурычыңны түлә!

Шәһәр төзелгәнгә 50 ел булачак дип, шапырына-шапырына, бәйрәм көтәбез. Ә бит алган бурычны түләргә кирәк. Берәр кеше бурычын түләми икән, закон нигезендә катгый җавапка тарталар. Чәбия нигезен тартып алган Түбән Кама шәһәре безнең авыл каршындагы бурычын кайчан түләр? Түләүнең бик гадел һәм кешелек-ле ысулы бар, югыйсә. Әнә, шәһәргә үз нигезен...

Шәһәр төзелгәнгә 50 ел булачак дип, шапырына-шапырына, бәйрәм көтәбез. Ә бит алган бурычны түләргә кирәк. Берәр кеше бурычын түләми икән, закон нигезендә катгый җавапка тарталар. Чәбия нигезен тартып алган Түбән Кама шәһәре безнең авыл каршындагы бурычын кайчан түләр? Түләүнең бик гадел һәм кешелек-ле ысулы бар, югыйсә. Әнә, шәһәргә үз нигезен биргән Чәбия зираты ташландык хәлдә ята.
Чәбия кешеләренең йөрәк каннары, маңгай тирләре тамган җирләре, урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, яз көне ап-ак чәчәккә күмелгән бакчалары - бернинди алтын-көмеш белән бәяләнми торган кыйммәтләр, халкым байлыгы иде. Көтү кугандай, ирексезләп, нигезебездән куптарган без чәбиялеләрнең үз авылыбызны җирсеп, сагынып түккән күз яшьләребез ни бәрабәр? Болар шул зиратны тәртипкә китерерлек тә бәягә тормыймени?!
Шулар хакына, Чә-бия керәшеннәренә шәһәрнең мәңге түләп бетермәслек бурычы хисабына, һичьюгы, Чәбия зиратын гына тәртипкә китереп, махсус истәлек стеласы урнаштырсыннар иде.
Кыш аенда Воскресение Христово чиркәвендә уздырылган керәшен келәүенә барган идем. Мин үзем надан авыл карчыгы. Ул ял көн булганлыктан, яшьләр дә бар иде. Анда дәрәҗәлерәк кешеләр белән Чәбия зираты турында сүз чыкты. Кемнәр икәнен әйтмим, газетаны алып укысалар, үзләрен танырлар. «Зиратларының ташландык хәлдә ятуына чәбиялеләр үзләре гаепле», диделәр миңа. Без, олы кешеләр, санау-лы гына бит инде. Ярый, балаларыбыз белә, без күрсәтеп һәм әйтеп торганга. Зиратның яртысыннан күбрәк өлешендә, якыннарыбызның асыл сөякләре өстендә тугыз катлы шәһәр йорты салып куйдылар. Ел саен өмә ясап җыештырабыз да, Красный Ключка кайтып китәбез. Бездән соң, шәһәр йортына терәлеп торган зиратыбызда кемнәр нәрсә эшли, ничек пычрата - бер Ходай гына белә... Аны сак-лап, каравыл торырлык мөмкинлегебез юк.
Авылларыбыз таркатылганга 50 ел үткәч, шәһәрдә керәшен чиркәве төзү турында сүз чыкты, тик аны җиткерергә Түбән Кама җирендә урын калмаган, ди. Җәһәннәм чокырыннан килгән Краснодар байларына кибет салырга урын бар. Болай да бит инде кибет арты кибет. Керәшен чиркәвенә үз нигезен шәһәргә биргән Чәбия җирендә урын тапсыннар иде. Менә шул чагында тарихи гаделлек торгызылыр.
Анна ХРАМОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: