Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Саклап калу максаты белән

Керәшен» җәмгыяте түбәнкамалыларны һәм дөнья керәшеннәрен матурдан-матур клиплары белән әледән-әле шатландырып тора. Инде менә узган атнада тагын берсе төшерелде. Монысы исә – «Баш Чишмә» ансамбле репертуарында булган «Садның бакчалары» җыруына.

«Баш Чишмә» коллективы 2018 елның декабрендә оешкан. Ул вакытта аның җитәкчесе Валентина Тупаева иде. Анамбль артистлары арасында чит кешеләр юк: алар бер-берсенә – бертуганнар яки туганнан туганнар. Аларның әби-бабалары, әти-әниләре кайчандыр Чәбия авылында яшәгәннәр, Түбән Кама шәһәре төзелә башлагач, күбесе Кызыл Чишмә бистәсенә күченгән. Кызганычка, авыл тарихы хәзер китап битләрендә генә калган.
– Без кечкенәдән олыларның «Садның бакчалары» дигән җыруны башкаруларын тыңлап үстек. Аны бүтән беркайда ишеткәнем булмады. Коллектив булып оешкач та, бу җыруны өйрәнеп, сәхнәгә чыгарырга булдык. Туганоч әннәбез Александра Филипповна Храмова (аның яше 80 нән узган хәзер) дөресләр җырлап биргәч, язып алдык һәм үзебез дә башкара башладык, – ди коллектив әгъзасы Надежда Кузьмина.


Җыру нигезендә бик тирән мәгънә ята. Анда туганнар арасында мөнәсәбәтләрне югалтмау, дус-тату яшәү мөһимлеге турында сүзләр бар. «Туганнар белән очрашсам, тыныч йоклый алам», «Әткәйләр белән әнкәйләрнең ташлашмагыз дигән сүзе бар» юллары кемне генә битараф калдырыр икән. Бүгенге заман өчен бик актуаль бу борынгы җыру.
Коллектив «Садның бакчалары» белән концертларда, конкурсларда катнаша. «Баш Чишмә»нең бүгенге җитәкчесе Ольга Вәлиуллина җыруны саклап калыр өчен, клип та төшерергә тәкъдим иткәч, барысы да риза булган.
– 12 майда без Чәбия авылы булган урынга барып, клип төшерү урыны эзләдек. Кайчандыр матур итеп яшәгән авылдан берни калмавы бик кызганыч. Хәтта бер генә иске өй дә юк, – ди Надежда Кузьмина.
«Эзләгән – табар» дигәндәй, эзли торгач, балачакта төбендә уйнап утырган шомырт агачын тапканнар. Аннан коллективның бер әгъзасы Нина кечкенә вакытта шул агачтан егылып төшеп, кулын да сындырган икән. Агач шау чәчәктә, янәшәдә генә Василий Тупаев нигезе янында чия чәчәк ата.


Җитәкче һәм режиссер Ольга Владимировна әйтүенчә, «Баш Чишмә»леләрнең озак итеп истәлекләр белән уртаклашуларын күзәтү дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булган.
– Бер яктан алар бик дулкынланды, шатланды, икенче яктан моңсуланды. Бу бит тарих. Без клипта менә шуларны чагылдырырга, тамашачыларга күрсәтергә тырыштык. Сюжеты катлаулы түгел: шомырт янында туганнар Гриша һәм Нина очраша һәм балачакларын искә ала. Клипта коллектив әгъзаларының оныклары да төште. Ниндидер рәхәт моңсулык иде бу. Соңрак кайберләре: «Монда алып килгәнегез өчен рәхмәт, ничә еллар җыенып та, килә алмадык», диделәр. Боларны ишетү миңа да рәхәт булды, – дип искә алды Ольга Вәлиуллина.


Менә шулай итеп, дистәләрчә еллык (ә бәлки аннан да күбрәктер) тарихы булган җыруны балаларга, оныкларга тапшырырлык зур эш башкарылган. Дөрес, вакыт тиз уза, дөньялар үзгәрә... Авыл юк, ләкин Түбән Кама дигән бик матур һәм ямьле шәһәр бар. Бу шәһәр дә авыл тарихын саклый, бер урамы аның исемен йөртә. Түбән Камада Чәбия кешеләренең балалары, оныклары яши. Тормыш дәвам итә.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев