Туган як

Сагышына төреп 60 ел саклаган күлмәк

Вера түти Андрееваны туксан яше уңаеннан котларга килгән Түбән Кама социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Ольга Бурундукова белән Римма Михайлова матур чәчәк бәйләменә кушып, ил президенты В.Путинның Котлау хатын, үзебезнең муниципаль район башлыгының тәбрикләвен һәм бүләк тапшырдылар. Аларны озаткач, әнисенең юбилеена Кабарда-Балкариядән кайткан Нина белән бергәләп, Вера түтинең хатирәләрен тыңладык. Балачакның...

Вера түти Андрееваны туксан яше уңаеннан котларга килгән Түбән Кама социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Ольга Бурундукова белән Римма Михайлова матур чәчәк бәйләменә кушып, ил президенты В.Путинның Котлау хатын, үзебезнең муниципаль район башлыгының тәбрикләвен һәм бүләк тапшырдылар. Аларны озаткач, әнисенең юбилеена Кабарда-Балкариядән кайткан Нина белән бергәләп, Вера түтинең хатирәләрен тыңладык.
Балачакның аяз күге
«Авыл яралганга кадәр бу урынга, күл буена, иң элек, чегәннәр, чуашлар, руслар килгәннәр», дип олыларның сөйләве бәләкәй Вераның күңеленә кереп калган. Алар үскәндә дә әле авыл кешеләре бүрәнәдән сал ясап, гармуннар уйнап, җырлап, шул күлдә йөзгәннәр:
Ай, күл буе, күл буе,
Күл буенда җөрдем көн буе,
Күл буйларында җөргәнем
Онытылмас гомер буе.
Актүбәнең үз бәйрәмнәре булган Микулада, ә Чәбиянең Тручынында ике авыл кешеләренең кара-каршы җөрешүләре дә исендә Вераның. Җырак әбисе Марпа белән җырак бабае Паул Балчыклыныкы булган. Йөкле әнисе туган авылына баргач туган Вера, шуңа да Балчыклы чиркәвендә чумылдырганнар. Әнисе су ерып, кире Актүбәгә биемнәренә кайта алмаган, бәлки кайтасы да килмәгәндер. Нык тормышлы әтиләреннән аермалы буларак, килен булып төшкән йортта юкчыллык хөкем сөргән. Гаиләдә дүрт кызга бер генә ир бала булгач, җир аз бирелгән шул.
Әтисенең, 1904 елда туган Җәгүрнең скрипкада уйнавы күңеленә уелып калган Вераның. Урманаевлар фамилиясе каян килгәндер, картлар аларның Чылдырыйлар нәселен Актүбә яралганда ук шушында булган, диләр. Җәгүрнең әнисе Кристина - рус кызы, Түбән Субайныкы (Түбән Афанасныкы). Әбисе керәшенчә сөйләшкәч, Вера аның рус икәнен дә белми бәләкәй чагында. Улы Җәгүрнең икенче кызы Верага үзенең туганнан туганы исемен куштырган шул Кристина әби йөзгә җитә яза...
Беренче класстан башлап өч ел гел бергә укыган Дими-Демьян белән Вера, әниләре пешергән күмәчне Красный Ключ пристаненә сатарга йөриләр. Пароход ярга туктауга, халык ярга коела. Нишләптер, Диминекен күз ачып йомганчы алып бетерәләр, ә Верага шактый җәфаланырга туры килә. Күмәч сатудан килгән акчага тагын биш кадак он сатып алып кайта кыз. Ә берсендә Вераның күмәчен алалар да, пароход кычкыртуга, Түләмичә ашыгып китеп баралар. Юл буе елап, шешенеп кайтып кергән кызга әнисеннән эләгә, әлбәттә...
Сугышка кадәр, 1939 елда, Пермь өлкәсендә яшәгәндә дә шуңа охшаш хәл була. Хатыннарга ияртеп, кызын ипи алырга җибәрә әнисе. Ипи киштәсе буш булгач, кирәге чыгар дип, хатыннар сабын җыялар, Верага да алдырталар. Кайткач, әнисе кызны орыша, кыйный. Ул вакытта ачуы чыкса да, сугыш чорында заем түләвенә дә, башкасына да бик ярап куя ул сабын. Пермь ягында бер генә ел яшиләр, халык арасында «сугыш чыга икән» дигән сүз йөргәнлектән, әтиләре аларны туган якка алып кайта.
Халык арасында йөргән хәбәр озак көттерми, сугыш башлана. Фронттагы әтиләренең үлем хәбәрен алып, җылашып утырганда, капкадан озын чәчле, сакал баскан бер ирнең кергәне күренә. Бу ир бусагадан атлый да, яшьле күзләре белән куркып карап торган балалары алдында тезләнә... Украина җиреннән яраланып кайткан әтиләре авылга җиткәнче беткә чумган була. Аны өендә 6 ай тоталар да, аягы көйләнгәч, тагын сугышка алалар. Актүбә Җәгүре Тулада тагын яралана һәм аны госпитальдән соң Казанга кайтаралар. Шунда 1946 елга кадәр аэродром саклый...
Сугыш чоры зилзиләсе
1942 елда, уналты яшьлек Вераны бригадир итеп куялар. Сүбәләктәге мәктәптә укып йөргән кызның йокысы туймый. Чәчүгә орлык чыгарырга чакырып, йокылы-уяулы хәлдә, өй борынча йөреп чыга. Үсмер баланы кем тыңласын соң инде?! «Арпа пәрәмәче, таралгансың», дип кычкыра-кычкыра, чыбыркысын селтәп, председатель килгәнен күргәч, абына-сөртенә атлаган Вераның йокысы тиз кача. Юк, сукмый... Урамның икенче ягы буйлап халыкка эшкә әйтүче Варварага да, «күкәйле гөл, бирермен сыртыңа», дип акырудан узмый... Ат өстендәге прсидәтелнең үзен күргәч, бер-бер артлы җилкапкалар ачыла.
Бер ел эшләгәч, Чаллы хәрби комиссариатына барып, сугышка җибәрүне сорый Вера. «Гаиләдә кемнәрегез бар», диләр. «Әби, әни, өч бала», дип җавап кайтара кыз. «Кайт, үзебез чакырырбыз», дип чыгарып җибәрәләр. Чыннан да, чакырып алып, үз ише кызлар белән мылтык сүтеп-җыярга, атарга өйрәтәләр. Аталар да кызлар, шунда ук артка авалар, ә Вера аумый. Шуннан соң почта ташырга куялар кызны. Красный Ключ, Субай, Актүбәгә хат һ.б. алып кайта ул. Яраланып кайткан фронтовикларга акча бирә башлаган вакыт була бу. Почта алып кайтучыларга һөҗүм итү очраклары күбәйгәч, Вера урынына сугыштан яраланып кайткан фронтовикны билгелиләр.
Әмма Чаллы юлын онытырга язмаган булган кызга, үгез белән йөк ташырга куялар аны. Чаллыдан ике тәүлек кайта берсендә. Үгез дә ач, үзе дә ач, төнлә бүреләр улаганы ишетелә. Сугыш сары яллы бүреләрне бу якка куган була ул елларда. Үгез егылса, тоз ялата, кар каптыра да, колагына каты итеп кычкыра Вера. Үгез сикереп тора да, тагын ава. 25 пот тозлы чананы сөйрәү ач үгезгә җиңел булмагандыр. Малларга бирә торган арыш саламына сибү өчен була ул Америкадан ук кайтартылган тоз...
Икенче юлы чәчүлек орлыкка баруларының азагы чак кына төрмәгә эләгү белән тәмамланмый. Язның боз кузгалыр-кузгалмас җепшек бер мәле. Әтисеннән калган тунны киеп, үзе шикелле дүрт кыз һәм сыңар куллы финагент белән юлга чыгып китәләр. Төн уртасында яңгыр яварга тотына. Биклән аша кайтасы. Язгы су аша башта атларны алып чыгалар, аннан 70 килолы капчыкларны күтәреп ташыйлар. Кырык чакрымны бер атна кайта алар. Юлда бер атлары үлгәнлектән, кызларны кәнсәләргә ябып куялар. Башта куркытсалар да, рәхимлелек каян килгәндер, төрмәгә озатмыйлар, калдыралар...
Атлар да елый...
Верага өч атны, фронтка җибәрү өчен, Чугуновская тимер юл станциясенә илтергә кушалар. Иярсез-нисез ат өстенә чыпта каплап кызны утырталар (интернетта эзләп карасам да, Алабугадан 18 чакрым ераклыктагы Чугуновскаяны таба алмадым, бәлки башка исемдә булгандыр).
Ялгызы өч ат белән хәвефле юлга кузгалган унсигез яшьлек кызны күз алдыма китерергә тырышам. Сөйгән егете Димиенең «Ласточка»сын, дус кызының «Җәмәй»ен һәм үзенең «Ракаса»сын илтүче кыз ниләр кичерде икән япа-ялгызы караңгы басу урталарыннан барганда? Язмышның үзләренә ни әзерләвен белмичә, туган җирне тояклары белән иркәли-иркәли юырткан атларны жәлләүдән җаннары әрнедеме икән? Әллә сөйгән егете Демьянның: «Повестка бирделәр, озатырга чыгасыңмы», дип әйткәндәге ялварулы карашын сизмәгәнгә салышып, «Атны алалар, чыга алмыйм», дип җавап бирүенме? Йөрәген күпме тырнап торгандыр шул саубуллашмыйча аерылышу мизгеле. Үзе җигеп йөргән малкаен әнә, барыбер алалар, фронтка алалар. Атлар юырталар-юырталар да, башларын борып Верага тилмереп карыйлар. Ашыйсылары килә, бахыркайларның. Вера җиргә төшә дә, кушучлап атларга солы ашата. Үзенең ачы күз яшьләре кушылган солыны... Алабуганы узып барган сиксән чакрым юлның атлар белән үтелгәне ул кадәр авыр булмаган икән лә... Башкалары белән бергә, үзе алып килгән атларны да вагонга төяүләрен, вагонга аркылы киртә куюларын, җаннары өзгәләнеп, томан эчендәгедәй карап тора. Кинәт, йөрәкләрне телеп, паровоз сузып-сузып кычкырта: «у-у-у». Бу тавышка ияреп, атлар башларын чайкыйлар, әйтерсең, үзләрен озатучылар белән хушлашалар. Әллә атларның күз яшьләре ага, әллә атларга ияреп ярты җаны китеп баручы Вераныкы. Атлардан соң ук, солдатлар төялгән вагоннар уза күз алдыннан. Фронтка китүче 1927 елгы солдатлар да: «Сез безнең авылдан түгелме?», дип үз авылларының исемнәре белән кычкыралар. Малайлыктан чыгып килүче егетләр белән атларны уртак язмыш - дәһшәтле сугыш көтә. Озатучыларга да авыр, бик авыр...
Сарманнар барысы бергә кузгала юлга, Вера тагын ялгызы. Үзе ач, аягы каткан, кесәсендә - бер уч солы. Ашказаны сулкылдап сызлаганда, солы суыра. Юл уңаендагы Мордва авылына керә. Авыл советында галанканы кочаклап җылына. Аягындагы чабаталарының берсе чәчәкләнеп тузып бетә. Бер өйдә рәхимле хуҗа хатын сыңар чабата бирә. Алабугага кайтып җиткәч, танышларга кереп егыла... Субайдан печән ташучыларга ияреп, авылына җәяүләп кайта. Актүбәгә кайтып җитүгә, иң беренче, атлар абзарына керә. Атларга пешә торган бәрәңгедән Верага да өлеш чыгаралар. Үз атының аерылышкандагы соңгы кешнәвен уйлый-уйлый, күз яшьләре аша Вера атларга пешерелгән бәрәңгегә үрелә...
Бу иң авыр 1944 ел була.
Тормыш дәвам итә
Хрущев чоры. Штапель күлмәкләр киеп, Калугадагы шахта төзелешеннән кайтып төшә Вера. Тутасы аңа үзеннән 12 яшькә олырак Петрны күрсәтә. Вераның инде ул вакытта үзен урлап алып киткән ирдән туган нәни Николае үсеп килә.
«Петр Михайлович пычкы кайрап утыра иде. Юньле-башлы кайрый алмый. Кая, үземә бир әле дип алдым да, кайрап та бирдем. Сөйләшеп киттек. Син бик яшь, тора алмабыз, ди. Яшәп киттек», дип искә төшерде Вера түти ире Петр дәдәй турында соравыбызга. Ире белән алар кода-кодачалар булганнар.
Петр белән өйләнешкәч, Соликамск ягына чыгып китәләр. 1956 елдан кәгазь комбинатында эшлиләр. Тугыз елга якын читтә яшәп, кабат туган авыллары Актүбәгә кайтканда кызлары Нина биш-алты яшендә була. Актүбәдә бер ел яшәгәч, йортлы да булалар. Нинаның абыйсы Николай - башка атадан. Аның әтисе - Субайныкы. Ул үзен якын китермәгән Вераны, теләгенә каршы килеп, урлап киткән була. Әмма кыз җаны тартмаган кеше белән яши алмый... Ә инде вакытлар узып, юлында Петр очрагач, ул икеләнеп тормый. Яшьлек януларын, сугыш авырлыкларын оныттырып, тормыш акрын гына үз җаена төшә.
Сугыштан кайткан әтисе янында такта яруда эшләгәндә башына бүрәнә төшкәч, икенче группа инвалидлык бирелгән була Верага. Шуңа ул җиңелрәк эш эзли. Түбән Камадагы ГПТУ ашханәсенә урнаша, 4нче кибеттә һәм «Галантерея»дә сатучы да була. Вакытында аңа курслар тәмамларга бухгалтер булып эшләүче ире Петр ярдәм итә. Үзе язып алып, Верага кат-кат аңлата. Кибеттә эшләгәндә дә исәп-хисап төзергә булыша.
Петр әйбәт ир була Верага. Беренче көннән сугышка кергән, полк мәктәбен тәмамлап кече командир булган Петр Сталинград янында яралана. Госпитальдән соң штабта эшли.... Ире бик ярата Вераны, көнләшү гадәте дә була. Берәр нәрсәгә ачуы килсә, үзенә хас кызулык белән кистерә: «Или расчет, или развод».
Әгәр Вера авырса, янында бөтерелеп кенә йөри. Тизрәк хатыны яраткан лимонад белән туңдырма күтәреп кайта. Вера дип җан атып яшәгән Петрын җир куенына салганга да егерме бер ел икән инде...
Яшьлек бит бер генә
Яланаяклы сабый чакларыннан ук аерылмас дуслар булган, соңыннан ике арада гашыйк уты кабынган Вера белән Демьянны кырыс язмыш дигәнең бары гомер офыкларына җиткәч кенә очраштыра, кавыштыра. Сугыш елларында аларның әниләре сүзгә килгәннәр дә, берсе, кызымны сезгә бирмим, дигән, икенчесе, улыма кызыңны алмыйм, дигән....
Сугышка киткәндә, «Вераның бәхете булса, кайтырмын», дип киткән бит, югыйсә, Демьян. Германиядән Верага атап алып кайткан күлмәкне дә бирмәслек нинди үпкәсе булгандыр... Юллары кушылмый да, кызны күздән дә яздырмый Демьян. Гомер буе Вераның тормыш юлында яшенсез аҗагандай ялтырый.
Алты мәртәбә гаилә корып карый ул, әмма хатыннарының берсе белән дә ныклып торып китә алмый. Арада яланаяклы балачактан ук күңеленә уелган Вера сурәте тора. Верага дигән күлмәкне хатыннарына бирмичә, чираттагысы кия башласа, «сиңа килешми», дип , салдыра-салдыра, алтмыш ел саклый.
Вера сиксән дүрткә җиткәч, хасил була Демьян. Юк, үзе түгел, телефон аша килгән тавышы. Аяклары йөрмәгәнлектән, бар дөньясы кечкенә квартиры белән чикләнгән Демьян Вераны үзе янына, Алабугага чакыра. Бара Вера. Элекке кебек кочаклап алыр дип, ишек төбендә көтеп тора. Ә бүлмәдәге җитү чәчле, озын сакаллы ят бер ир Верага кырын-кырын карап, караватына барып ята. Күзләрен генә калдырып бөркәнеп яткан иргә карап, әллә ялгыш кердемме икән дип уйлый Вера. Шулчак күзе почмактагы фотосурәткә төшә. Аннан яшьлегендәге Демьян карап тора. Шуны күрсәтеп, «миңа Дими кирәк, Актүбә Димие», дип кабатлый Вера. Урында яткан карт елап ук җибәрә... Салкында, кухня өстәлендә аш сасып утырганын күргәч, картның хәлен аңлап ала Вера. Тизрәк газны кабыза, су җылытырга утырта. Караваттагы картны торгызып, чәчен, сакалын кыскарта. Ваннага кайнаган су тутырып, сабый баладай, Демьянны юындыра. Көч-хәл ваннадан алып чыккач, үзе пешереп алып килгән балык белән сыйлый. Ул арада бүлмә дә җылынып өлгерә. Вераның кайтырга җыенуын ишеткәч, карт аның кулын тотып, елый. «Әй, Дими, шушы көнгә калдыңмы, авылда бер җегет идең бит», дип өзгәләнә Вера да. Үзе белән чакырса да, Демьян иярәсе итми. Әмма Түбән Камага кайтып, квартир бусагасын атлауга, тагын телефон шалтырый: «Кил, үләм». Төн буе шалтыраткач, тагын Алабугага чыгып китә Вера... Урыныннан торып, өендә бер-ике адым да атлый алмаган кеше, таксидан төшкәч, җилт-җилт җәяү йөгерә.
Ә күлмәк? Яратуы сугыш җәһәннәменнән исән алып кайткан Демьян алтмыш ел саклаган күлмәкне Вераның иңнәренә сала: «65 ел көткән идем мин бу бәхетемне, бу минутларны...».
Ел ярым бергә яшәгәндә көйсезләнгән, даулашкан чаклары да була Демьянның. Әмма Вера кызып китми, үсмерчактагы хисләр хакына, аны баладай тәрбияли...
Сугыш инвалиды, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Жуков медале һ.б. бүләкләр иясе Демьян Ильич Черкеев 2011 елда Актүбә зиратына җирләнә. Вера аны үз куллары белән соңгы юлга озата, каберенә истәлек ташы да куйдырта. Демьянның Алабуга зиратындагы әти-әнисе каберләренә дә таш куя ул. Әле узган елны гына да ире Петрныкы белән беррәттән, балачак дусты Дими каберен дә чистартып кайта. Ә быел инде Җиңү бәйрәменә кайткан кызы Нина үз балалары белән карап тәртипли ул каберләрне. Гомере буе геолог булып эшләгән Нина да әнисенең шундый мәрхәмәтле, олы җанлы булуына соклана.
Сөйләшеп сүзләр бетмәслек Вера түти белән саубуллашып, урамга чыгам. Подъезд янында Вера түти үз куллары белән казыган һәм чиләк белән икенче каттан ташый-ташый су сибеп үстергән түтәлдә тирә-якка нур чәчеп, җәй буе аллы-гөлле чәчәкләр балкыр. Сокланып карап узучыларга ул чәчәкләр Актүбә Җәгүре кызы Вера Андрееваның туксан ел дәвамында тормыш борчулары да сүндерә-сүрелдерә алмаган күңел хисләрен, гомере буе саклап килгән җан яктысын, кешеләрне һәм яшәүне яратуын сөйләрләр...
Фирая МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: