Рухы белән көчле алар...
Шәһәрдәшләребез, шагыйрә Мария Логинова-Пашина һәм Раиса Мищихина күпләргә яхшы таныш.
Аларны тормыш фаҗигаләре берләштерә: кызлар алга таба яшәү өчен генә түгел, ә башка кешеләргә өмет һәм оптимизм тудыру өчен дә яшиләр. Үз иҗатлары белән алар йортның диварлары эченә бикләнеп калмыйча, алга карап яшәргә кирәклеген күрсәтәләр. Дөньяга туган һәр адәм баласы, мөмкинлекләре нинди булуга карамастан, бәхетле булырга мөмкин, аңа бары тик теләк кенә кирәк. Мария һәм Раиса – шуның ачык мисалы. Алар өйдә кул кушырып утырмый, Түбән Кама һәм Яр Чаллы тернәкләндерү үзәкләрендә концертлар үткәрәләр, район мәдәният йортларына, китапханәләргә очрашуларга баралар. Артистлар өйдә репетицияләр ясыйлар: караватка утырып булачак чыгышларын планлаштыралар, җырларга һәм биергә өйрәнәләр. Аларның чыгышларын күргән кешеләр шакката; ханымнар шигырь сөйләп, җырлап кына да калмыйлар, матур итеп, татар, көнчыгыш биюләрен башкаралар.
Мария-шагыйрә, Мария-җырчы
...Мария апасына өй туена ашыккан вакыты... Юылган бер кочак кием-салымны балконда элеп куярга дип, кыстыргычка гына үрелгән иде дә...
Бишенче каттан җиргә егелып төшкән ханымны табиблар чын мәгънәсендә теге дөньядан кире кайтаралар. Тормышының иң матур чагында, 30 яшендә шулай инвалид кала ул. Тик аңа карап, кул кушырып, тормыштан ваз кичеп, елап утырмый: теше-тырнагы белән тормышка ябыша. Ире ташлап китсә дә, ике сабые өчен яши ул. Бар эшләрне дә яңадан башкарырга өйрәнә: керен дә юа, ашарга да пешерә, башкасын да... Бәхетенә апалары һәрвакыт ярдәм кулы суза. Моннан берничә ел элек, үзе кебек үк мөмкинлекләре чикле Евгений Пашин белән танышып, бер гаилә булып яши, иҗат итә башлыйлар.
Бәхетсезлек очрагыннан соң, Мариянең тагын бер таланты ачыла, шигырь яза башлый ул. Дөрес, ул яшьлегендә каләм тибрәткән була. Бүгенге көндә Мария берничә китап авторы.
Раиса Мищихина – җырчы, биюче
Тумышы белән Алабуга кызы, Түбән Камага килеп, штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә. Кияүгә чыга, балалары туа. Тик бәхетсезлек очрагыннан соң, инвалид булып кала. Ирләр “көчле зат”лар булып саналса да, авырлык каршында тизрәк бирешә. Раиса ире дә, киләчәк тормышын күз алдына китерә алмый, хатынын иң авыр вакытта калдырып китә. Аның төп терәге-таянычы булып, кызы һәм улы һәм яшәү теләге кала. Раиса Мищихина яңадан утырырга, яшәргә өйрәнә. Өйдә бикләнеп ятмыйча, тормышта үз урынын эзли, һәм таба. Раиса ханым спорт белән шөгыльләнә башлый. 1993 елда хатын-кыз оптик прицел белән ату буенча коляскада утыручы хатын-кызлар арасында Башкортстан чемпионы була. 2008 һәм 2009 елларда Татарстанда икенче урынны ала. Дартс буенча Рссия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелә.
Бүгенге көндә бу гүзәл ханымнар күпләрне көнләштерерлек актив тормыш рәвеше алып бара. Алар беркайчан да моңсуланып, елап утырмый. Һәр көннең кадерен белеп, булганына канәгать булып яши алар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев