Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Рәхмәт сиңа, Келәтле чишмәсе!

Келәтле авылында чишмәне тәртипкә китергәннәр, яңартканнар, дип ишетсәм дә, барып күргәнем юк иде әле. Ә әнием авырый башлагач, энекәшем Василий алып кайткан шул суны эчеп туя алмады. Үзенә рәхәт булып китә иде, юшкыны да юк. Инде иптәшем белән җыендык та, күреп тә кайтырбыз, су да алып кайтырбыз дип юлга чыктык.

Балчыклы авылына килеп җиткәч, Келәтлегә кадәр дә ерак калмады. «Чишмә урынының кайда икәнен сорарга кирәк», - дип уйлап куюым булды, авылга җитәрәк олы юлга машиналарның бер-бер артлы тезелгәннәрен күрдем. Часовнясы да күренә. Чишмә үзе чакырып китерде. Чиратка баскан кешеләр су тутырып, кайтыр юлга чыккан. Чыннан да, бик матур җирдә икән ул тәмле сулы чишмә. Тау астында челтер-челтер итеп, үзенә чакырып ага. Изге Петр һәм Павелның часовняга төшерелгән сурәтләре ерактан ук күренеп тора. Матур итеп изгеләр сыннары ясалган, бирегә су эчәргә Иерусалимнан кадәр килгәннәр кебек тоела.
Чишмәләр дә кеше кебек туа,
Бөек була яшәү теләге.
Бар җиһанга тәүге аваз сала,
Челтер-челтер тибә йөрәге
, дигән юллар искә төшә.
Суын эчеп, савытларыбызны да тутыргач, ничектер җанга рәхәт булып китте. Районнан һәм шәһәрдән күп кеше суга килеп йөри, халык чишмәнең шифасын һәм сихәтлелеген тоеп ала.
Арабызда чишмәләрне торгызып, игелекле эш башкаручы олы йөрәкле һәм мәрхәмәтле кешеләр барлыгы сөендерә. Мең рәхмәтләр яусын һәм изгелекләре үзләренә кайтсын.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.
Автор фототосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X