Туган як

Җөригә рәхим итегез!

14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында Питрау җыены була. Елдагыча, ул кызыклы һәм күңелле булачак. Программада күптөрле чаралар каралган.

Җыен 17.00 сәгатьтә ат  чабышы белән башланып китә. Шулай ук аерым мәйданчыклар эшләячәк: балалар өчен, «Керәшен авылы», «Димче почмагы», «Питрау» музее. Бу көнне «Керәшен чибәре» бәйгесе дә узачак. Сәхнәдә «Питрау» әдәби-музыкаль композициясе күрсәтеләчәк, котлаулар, бүләкләүләр була, халык уеннары, шулай ук көрәш оештырылачак. Бәйрәм кичендә фольклор фестиваленең Гала-концерты да узачак, яшьләр дискотекасы, фейерверк көтелә. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: