«Покрау үтте – кыш җитте»
Покрау (яклау, саклау сүзеннән) – Христиан дине буенча, христианнарны Изге Марьям үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче христиан бәйрәме. Бәйрәм көне 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча) уза.
Ул үзе рус телендәге «покров» сүзеннән алынган һәм «каплам», «япма» дигәнне аңлата. Покрау керәшеннәр билгеләп үтә торган 12 бәйрәм рәтендә йөрмәсә дә, зур бәйрәмнәрдән санала. Аның 11 октябрьдә билгеләп үтелә торганы «Кече Покрау» дип атала. Ул көзне озату, кышны каршылау белән бәйле. Бу көнне керәшен өйләрендә алма, балан, миләш, гөмбә һ.б. эчлекле пироглар пешерелә, яшь әтәч ите белән аш-су өлгертәләр.
14 октябрьгә туры килгән Олы Покрау христиан дине белән бергә Константинопольдән килеп кергән. Хәзер Изге Мария җәймәсе көнен (Покрау), көзге кыр эшләре төгәлләнгән һәм көтү кергән көн буларак билгеләп үтәләр. Гомумән, авыл халкы бәйрәмгә кадәр кырга бәйләнгән барлык эшләрен төгәлләп куярга тырыша, чөнки бу көнне «төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана», диләр. Шуңа күрә «Покрау үтте – кыш җитте», ди халык.
Авыл халкы бу вакытта туйлар уздырган. Хәзер исә авылларда сакланып калган матур гадәт бар: Олы Покраудан башлап кунаклар чакыралар. Бу йортка кунак булып җыелган гаиләләрнең һәммәсе дә үзләрен чакыручы хуҗаларны, чиратлашып, өйдән-өйгә кунак итеп йөртәләр. Шулай итеп, авылда кунакка йөрешүче берничә төркем барлыкка килә. Туганлык җепләре буенча бер төркемдәге гаилә икенче төркемгә дә чыгып алырга мөмкин. Покрау көне белән бәйле сынамышлар һәм әйтемнәр халык телендә бик күп:
Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.
Покрауда соңгы тапкыр гөмбә җыялар.
Покраудан терлекләрне абзарда асрый башлыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 13:33Сыналган язмышлар Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңүне якынайткан гүзәл затларга багышлана.6901
-
16 апрель 2021 - 13:11Бакча сезоны башланды: ут бар, су юк Көннәр җылытып җибәрү белән, түбәнкамалылар тизрәк җир кишәрлекләренә төшеп, эшли башладылар. Кем агач буйый, кем җир казый, кем өен җыештыра... Инде тавыклар сатып алучылар да бар16800
-
16 апрель 2021 - 13:08Түбән Каманың “Кружка” кибетендә хәмерне кичке сәгать 10нан соң сатканнар Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, кибеттә тыелган вакытта бер хатынга ике шешә сыра сатканнар.13600
-
16 апрель 2021 - 13:05Социаль челтәрләрдә бер хатын алдаучылар турында кисәтә Хәбәр ВКонтакте челтәрендәге “Ревизорро” төркемендә куелган.10300
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә...Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.15700
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.23200
-
16 апрель 2021 - 13:11Бакча сезоны башланды: ут бар, су юк Көннәр җылытып җибәрү белән, түбәнкамалылар тизрәк җир кишәрлекләренә төшеп, эшли башладылар. Кем агач буйый, кем җир казый, кем өен җыештыра... Инде тавыклар сатып алучылар да бар16800
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә... Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.15700
-
16 апрель 2021 - 13:08Түбән Каманың “Кружка” кибетендә хәмерне кичке сәгать 10нан соң сатканнар Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, кибеттә тыелган вакытта бер хатынга ике шешә сыра сатканнар.13600
-
16 апрель 2021 - 13:05Социаль челтәрләрдә бер хатын алдаучылар турында кисәтә Хәбәр ВКонтакте челтәрендәге “Ревизорро” төркемендә куелган.10300
-
16 апрель 2021 - 13:04Кама елгасының кушылдыгында йөзеп йөргән бозлар өстеннән балалар йөгереп йөрүен күргәннәр Күргәннәр генә түгел, кисәтү ясамыйча, кумыйча, телефонга төшереп торганнар.7300
-
17 апрель 2021 - 13:33Сыналган язмышлар Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңүне якынайткан гүзәл затларга багышлана.6901
-
16 апрель 2021 - 10:39«Юллар, юллар, инде ничә еллар...» Ачулы машина йөртүчеләр юллардагы чокырларны фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштыра.5900
-
16 апрель 2021 - 11:29Язучы, якташыбыз Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы төрек теленә тәрҗемә ителгән Тәрҗемәче Мехмет Араз романны Төркиядә китап буларак чыгарырга тели. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.5700
-
16 апрель 2021 - 09:36РАМАЗАН – изгелекләр кылу ае 13 апрельдә бар мөселман дөньясы, шул исәптән түбәнкамалылар да, уразага керде.5400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика