Туган як

Покрау бәйрәме

Покрау бәйрәме Көзен уңыш җыеп алынган бер вакытта, безнең керәшеннәрдә Покрау бәйрәме уздыру гадәте бүгенге көндә дә дәвам итә. Ул 11 октябрьдә - түгем-чәчем көнне безнең Сарман ягындагы Нарат Астында, элгәредән үк, кызыл һәм шикәр чөгендереннән, кишердән пируглар пешерә халык. Аңа, гадәттә, тары, тарттырылган бодай ярмасы кушыла. Эчлек өчен бодайны...

Покрау бәйрәме
Көзен уңыш җыеп алынган бер вакытта, безнең керәшеннәрдә Покрау бәйрәме уздыру гадәте бүгенге көндә дә дәвам итә.
Ул 11 октябрьдә - түгем-чәчем көнне безнең Сарман ягындагы Нарат Астында, элгәредән үк, кызыл һәм шикәр чөгендереннән, кишердән пируглар пешерә халык. Аңа, гадәттә, тары, тарттырылган бодай ярмасы кушыла. Эчлек өчен бодайны махсус әзерлиләр: башта бүрттерәләр, аннан киптерәләр һәм кул тегермәнендә әйләндерәләр. Эчлеккә салыр алдыннан аз гына пешереп алалар. Пиругларны төче камырга пешерәләр. «Җәй көне эшләп чыккан көч, шушы Покрау пиругын ашасаң гына керә», дип әниләрнең әйтүләре истә әле.
Покрау көне булган 14 октябрьдә каз һ.б. суеп, аш җиткерәләр. Дурчмак, коймак пешереп, бәйрәм табыны әзерләнелә.
Авыл халкы, элгәредән үк, бу көнгә бакча-кырлардагы барлык эшен бетереп куярга тырыша. Покрау көннне әле төш турысына кадәр - көз, ә төштән соң кыш башлана. «Покрау үтте, кыш җитте», дигән сүз дә шуңа бәйле.
Ә быел, күрегезче, кыш көзне ничек ашыктыра, Олы Покрауны түгел, хәтта Кече Покрау җиткәнен дә көтеп тормады. Шәһәрдә әле 8 октябрь иртәсендә генә кар яуса, безнең Нарат Астында 7 октябрь кичендә үк буранлап ява башлаган иде. Ил-көннәр имин булсын да, барча милләт кешеләренә шушы уртак Татарстаныбызда дус-тату яшәргә язсын.
Галина ПЯТИБРАТОВА.
 
Епископның эшлекле сәфәре
Күптән түгел шәһәребезгә килгән Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, иң элек, Красный Ключ поселогындагы храмда бәйрәм литургиясе уздырды.
Епископ белән уздырылган очрашу барышында, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәм-гыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова епископка истәлек медале һәм шәһәребез керәшеннәренә багышланган үзенчәлекле альбом бүләк итте. Шулай ук, НПАТП генераль директоры, керәшен җәмгыяте идарәсенең активисты Юрий Иванов та Түбән Кама шәһәре һәм районындагы храмнар турындагы мәгълүмат тупланган альбом тапшырды. «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле артистлары да үз чыгышлары белән сокландырды.
Епископ Пармен, шулай ук, муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альберт Дирзизов белән бергәләп, Халыклар дуслыгы йортында булып, андагы җәмәгать оешмалары эше белән танышты.
Епископны Балчыклы авылындагы керәшен чиркәвенә дә алып бардылар. Керәшен халкының рухи дөньясын баетудагы, динне яшәтүдәге тырышлыклары өчен, епископ Пармен Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Алекссевнага һәм Балчык-лы авылының ныклы терәге булган Юрий Геннадиевичка үзенең рәхмәтен белдерде.
 
Керәшен чиркәве булыр
Түбән Кама шәһәре приходы настоятеле Димитрий атакай әйтүенчә, безнең калада керәшен чиркәвенә урын билгеләнгән.
Шәһәр керәшен чиркәве 49нчы микрорайонда, чама белән алганда, Тынычлык урамындагы «Эссен» кибете ягыннан «Якорь» сәүдә үзәгенә таба барганда - уң якта, Җиңүнең 30 еллыгы һәм Корабельная урамнары турысындагы буш урында төзеләчәк. Ул 1 гектар мәйданны биләп торачак, ди.
Димитрий атакай сүзенә караганда, шәһәр керәшен чиркәвенә җир мәсьәләсенә кагылышлы хат муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин имзасы белән ныгытылган.
 
Сугыш салган яралар
 
«Җармадин тыкрыгыннан Балхаш кушаматлы этне бәләкәй чәнәшкәгә җигеп, үзе шуңа утырып, боз өстеннән Атау күперенә кадәр килә дә, аннан борылып өегезгә кайтып китә иде», дип сөйли Кәтернә түти Ибакай дәдәм турында. Ул Матвей бабамның алтынчы баласы булган. Кул эшләренә оста Матвей бабам балаларына шундый матур кечкенә чаналар ясаган. Улларын да шулай өйрәтеп, тормышка хәзерләгән.
Балаларын үстергәндә бабама күп кыенлыклар күрергә туры килгән - гражданнар сугышы, колхозлашу еллары, фин сугышы. Шулай да Матвей бабам гаилә ныклыгын саклаган. Гаиләсендә кеше күп булганлыктан, өч мәртәбә өй җиткергән. Гражданнар сугышы вакытында, аклар укытучыларны эзәрлекләп (комсомол булганнары өчен), мәктәпләрне япканнар, укулар тукталган. Мәктәпне җимергәннәр. Дөньялар бераз тынычлангач, Матвей бабам, ике өенең берсен мәктәп итеп биргән. Шулай, укулар яңадан башланып киткән.
Кече малае Иван - Ибакай 7 класс бетергәч, Калинин авылында укытучы булып эшли башлый. Ул хезмәтен яратып башкара. Авылда клуб оештыралар бер төркем яшьләр. Авылыбыз Мәләкәскә җан керә. Яшьләр hәр эшкә дәрт белән тотыналар. Яшьләрдә белем алырга теләк туа. Бу эшләрне оештыручы - минем дәдәм, комсомол Иван була.
Тормышның рәтләнеп китүенә сөенеп, авыл яшьләре уеннарда җырлап-биеп, Питрау бәйрәмнәрендә гөр килеп яши башлаганнар. Ул заманда Питрау бәйрәме Иваннар турында оештырылган, ул таңга кадәр булган. Кунак кызларын өчәр көн, хөрмәтләп, кул чабып биеткәннәр. Питрау бәйрәме инде соңгы җәйге бәйрәм дип йөртелгән. Аннан кыр эшләренә тотынганнар. Кошлар сайравыннан тынып калган урманда печән чапкан чалгы тавышы гына яңгыраган...
Әмма 1941 елның җәендә авыл халкы Питрауны көтеп җиткерә алмый. Басу-кырларда өлгерә башлаган игеннәрне хуҗасыз калдырып, өлкәннәрнең уйлау сәләтен алып, сугыш башланып киткән.
Укытучы Иван да, үзенең дәдәләре Николай һәм Гурий (анысы - минем әтием) артыннан сугышка китә. Миңа аларның берсен дә күрү насыйп булмады. Бары тик әбием Анисиянең генә, әледән-әле, без сабыйлар җаны да тетрәнерлек итеп:
Күк күлмәгем күлгә төште,
Күге чыкмас борын алсана.
Ямьле Мәләкәс буенда йөрергә,
Алла, рәхимеңне салсана!
Бодайлар да чәчтем уңмады,
Урта буразнасы тулмады.
Мин бәбекәйләрне үстердем,
Хезмәтләрен
күреп булмады, -
дип җырлап җибәргәне мәң-
гегә хәтергә уелып калды.
Җырлаганнан соң, озак кына тып-тын басып торыр иде. Аннан бите буйлап күз яше агып төшәр иде. Ник елаганын сорасам, «үскәч аңларсың, кызым», дип җавап бирер иде.
Үзем дә әбием яшенә җиттем инде. Аңлыйм, бик тирән аңлыйм, бу югалтуларны, көтүләрне. Сугыш салган яраларны ямарга бертөрле дә дарулар юк.
Иван дәдәм, яшь булуына карамастан, укучыларын яраткан. Сугышка киткәндә, анасы Анисиягә: «Әни, бу китапларны сакла», дип, аларны төреп, кабык әрҗәгә салып куярга кушкан. Сугыш озак бармас, кайтырмын, тагын балалар укытырмын дип, зур өметләр белән илне сакларга киткән ул. Дәдәм Иван Матвеевич Шабалинның сугыштан язган хатлары, укыту китаплары Түбән Кама шәhәренең 2нче мәктәп музеенда саклана.
Әбием Анисиянең өметләре күп елларга сузылды. Әмма сугышка киткән өч баласының берсе дә әйләнеп кайтмады. Укытучы Иван дәдәм Волгоградтагы туганнар каберлегенә күмелгән, Өч туган - Гурий, Николай, Иванның исемнәре Чаллыдагы Ана hәйкәленә уеп язылган...
Әбием Анисия «берсе генә кайтса да, йөрәкнең кан саркуы әзрәк басылыр иде», дип җылый торган иде. «Без генә түгел, ил белән, ил белән» дип аны юатучы Матвей бабам бүген дә минем өчен сабырлык үрнәге булып тора. Олы көндә тәре алдына кайтмый калган улларының өлеше итеп, буялган өч күкәй куяр иде (әгәр янгын чыкса, аларны утка каршы атсаң, янгын сүнә дигән йола да бар).
Заманалар чуалып китсә дә, тыныч, имин илдә яшибез. Әмма ул дәһшәтле чорны беркайчан да онытмабыз. Сугышта һәлак булган якыннарыбызның истәлеге үзебезнең дә, без сөйләгәннәр аша күчеп, оныкларыбызның да хәтеренннән җуелмас. Минем үземнең Чаллыда яшәүче өлкән оныгым Артем, мәктәптә укыганда, елның-елында, Җиңү бәйрәмендә, дәдәмнәрнең исемнәре язылган hәйкәл янында почетлы каравылда торды. Ул оныгым җырак бабайлары, дәдәйләренә лаеклы алмаш булып үсте - Курскида солдат хезмәте үтеп кайтты.
Мин үзем, Иван дәдәм хезмәтен дәвам итеп, гомерем буе мәктәптә балалар укыттым. Дәресләрдә илебезгә җиңүгә багышланган әсәрләрдән өзекләр укыганда, күңелем тулып, күз яшьләрем тамганда туктап тора идем. Укучыларыма: «Сәбәбен үскәч аңларсыз, солдат булырсыз. Мин сезнең белән горурланырмын», дип, дәдәмнең сугыштан язган хатларын укып, аларда патриотлык, ватаныбызны ярату хисләре тәрбияләргә омтыла идем.
Сугыш сөреме сеңгән әлеге хатлар инде миндә 73 ел сак-лана. Җир йөзенең әле бер почмагында, әле икенчесендә сугыш уты кабынып торган бу заманда, ул хатларның кадере һәм тынычлыкның кыйммәте артканнан-арта гына бара...
Анна БУТЯЕВА,
мәгариф ветераны.
 
Омша түгел ул
Безнең Чәбия авылы яныннан аккан елганың беркайчан да Омша дип аталганы булмады. Аны кем һәм каян уйлап чыгарган?
Шәһәр килгәч туздырып ташланган Чәбиядә туып-үсеп, шунда гомер кичереп, ул хакта ишеткәнебез дә булмады.
Түбән оч урамының аскы өлешендә барысының да бакчасы шул яр кырыенда урнашкан, алар суны шуннан алалар иде. Авыл халкы үзе аны Чәбия елгасы дип йөртте. Ул елганың бер кушылдыгы Актүбәдән килеп, Ара тау урамыннан килә торганына кушыла, яры бик тирән булса да, суы бик аз иде. Текә, биек яр булганлыктан, хәтта язгы ташу суы да аны тутыра алмады. Ул елга безнең Чәбиядән үтеп, тау буена кадәр агып бара иде. Өске ягын баш чишмә дип йөрттек. Анысы -
хәзерге Лесная урамындагы чишмә.
Чәбия авылы истәлеген саклау өчен генә булса да, елгабызны Омша дип язмасыннар иде. Әле бит без, өлкәннәр исән, җаныбызны рәнҗетмәгез.
Анна ХРАМОВА,
Красный Ключ поселогы.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: