Туган як

Питрауның асылы

Июль – төрле йола һәм гореф-гадәтләргә иң бай айларның берсе дисәк тә, һич ялгыш булмас. Питрау – шуларның иң мәртәбәлесе. Бу бәйрәмгә кадәр Аграфена Купальница һәм Иван Купала көннәрен билгеләп узалар.

Питрау һәр елны 12 июльдә уза. Бу бәйрәм Гайсә коткаручыбызның ике шәкерте – Петр һәм Павелны искә алу көне. Әлеге изге затлар, үзләренең укытучылары кебек, газаплы үлем белән үлгәннәр. 
Питрау бәйрәме, олылап үткәрелеп, халык күңеленә тирән кереп калган көннәрдән санала. 12 июль – җәйнең кыл уртасы. Җәйләр кебек иркен һәм киң күңелле керәшеннәр, яландагы аллы-гөлле чәчәкләр кебек, нәфис киемнәре белән дөньяга үзгә бер яктылык, яхшылык, матурлык өстәп тора! Зур ихтыярлы, нечкә күңелле, җырлы-моңлы халкыбыз һәр милләт белән туганнарча тату яшәп, илебездә тынычлык-иминлек булсын өчен тырыша! Питрау бәйрәме исә, шушы сыйфатларның барысын да чагылдыра торган бәйрәмебез булып тора.
Хәзерге вакытта Питрау бәйрәме Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки ул борынгы традицияләрне саклап калырга ярдәм итә. Бу бәйрәмдә озак вакыт очрашмаган туган-тумачалар күрешә, керәшеннең җепләре ныгый. Күп авылларда, гадәт буенча, питрау тәкәсе суеп, туганнарны сыйлау бар, кунакка йөрешәләр. Сандыкта яткан борынгы асыл киемнәрне чыгарып, кию гадәте дә бар. Элекке күренешләр – кичке уеннар, әле дә саклана.
Бу көндә гореф-гадәтләрне чагылдырган көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, ризыклар, ипи-тоз, дәртле җырлар урын ала. Халык телендә әйтелә торган кайбер сынамышларга ышанмаска теләсәң дә, ышанырсың. Әйтик, «питраудан соң, кошлар да сайрамый» дигәнен күзәтсәгез, чыннан да, шулай бит. Сандугач турында: «Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә», – диләр. Шуның өчен Питрауда 40 төрле чәчәк җыю гадәткә кергән. Болар – дару үләннәре дип атала инде. Бу көнгә караган сынамышларга күз салсак, шундыйлары да  бар: «Питраудан соң күке кычкырудан туктамаса, көз озак ка сузылыр», «Питрау көнне иртән яңгыр яуса – печән өсте бик авыр узар, печән черер», «эссе булса, ике атна кояшлы булыр», «иртән үлән өсте чыклы булса, урак өсте әйбәт килер».

Питрау бәйрәме
Керәшендә бәйрәмнәр күп:
Питрау, Покрау, Тручынны.
Кайсы, кайчан үткәрелә,
Беләсез микән шуны?

Керәшенем, рәхмәт сиңа,
Гадел, тугры буласың.
Гомер-гомергә Питрау
Бәйрәмен уздырасың.

Серле булган бу бәйрәмнәр
Моңлы җырлары белән.
Борынгылыкны югалтмас
Питрау бәйрәме генә.

Күңел явын яулагандай,
Сихри нурлар мәйданда.
Сөлгеләр җилферди җилдә,
Җыр яңгырый аланда.

Батырлар көчләрен сыный,
Бил алышып ярыша.
«Питрау, сабан туе» диләр,
Бу бәйрәмне халыкта!
Анастасия УСАЧЕВА.

Киләчәкнең балкуы
Борынгы җыр, борынгы моң –
Кашка тау мәйданында.
Шуларны тыңларга кайтам
Питрау бәйрәмнәрендә.

Колагымда көн дә чыңлап
Йөдәтмәгән көйләр бу.
Заман уен кораллары
Имгәтмәгән көйләр бу.

Бу көйләр – тарих түреннән
Үткәннәрнең кайтуы.
Өметләрдә, хыялларда
Киләчәкнең балкуы.

Җиде буын бабамнар да
Яраткандыр бу җирне.
Җиде буын әбиләрем
Җырлагандыр бу җырны.

Питрау бәйрәмендә йөрим,
Тальян гармун кулымда.
Питрауларга кайтмый калмас
Җиде буын улым да.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: